2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Уеннарда җиңүчеләрне Универсиада медальләре көтә

5 июльдә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу тантанасына бер көн кала, 2013 Уеннары кысаларында беренче спорт ярышларына старт биреләчәк. 10 меңнән артык спортчы медальләр өчен көрәш башлап җибәрәчәк. 2 көннән соң инде 351 комплекттан 27 медаль яуланачак. Беренче булып 9 спорт төре буенча җиңүчеләр билгеле булачак: академик ишү, бадминтон, билбау көрәше, дзюдо, җиңел атлетика, суга сикерү, спорт гимнастикасы, авыр атлетика һәм фехтовкалау.

Узган елның җәй аенда XXVII  Бөтендөнья Универсиадасының рәсми бүләкләрен әзерләү хокукы алган Санкт-Петербургның “Гознак” тәңкә сарае тарафыннан берничә ай алдан әзерләнгән төрле  медальләр үз җиңүчеләрен көтә.

Универсиада бүләкләрен булдыру ярты елдан артык вакытны алып, төрле профильдәге  югары квалификацияле белгечләр тарафыннан башкарылды. Әзерлек вакытында бизәк, кою, һәр детальне шомартып кулдан җыю кебек уникаль технологияләр кулланылды.

Медальләрнең төзелешләре дә уникаль, алар ике өлештән тора – тышкы боҗра һәм алар эчендә янәшә әйләнеп торучы ике яктан батынкы шар.

 “Без әле медальләрне күрмәдек, әмма түземсезлек белән көтәбез, фотода алар бик матур күренәләр, инде үз күзләребез белән күрәсебез килә”, - дип фикерләре белән уртаклашты АКШ ның су полосы буенча җыелма команда капитаны Крис Уайнтс.

Әйтергә кирәк, диаметры 99 мм, калынлыгы 9 мм булган  медальләр 60 мм диаметрлы, 6 мм калынлыкта булган башка Универсиада медальләреннән аерылып тора. Барлык медальләр дә бакырлы никель эретмәсеннән тора, һәм дәрәҗәсенә карап, алтышар грамм алтын, көмеш, бронза йөгертелгән.  Барлыгы 3014 медаль әзерләнгән һәм алар Универсиадалар тарихында беренче тапкыр 27 спорт төрендә уйнатылачак.  Тышкы яктан алар төрле диаметры өч боҗрадан гыйбарәт: беренчесе Галәмне яки Космосны гәүдәләндерә, икенчесе – Җир планетасын, өченчесе – Кешене. Беренче боҗрада инглиз теленнән “Син – бер дөнья!” дип тәрҗемә ителүче «U are the World!» язмасы һәм Казан Универсиадасының тәртип номерын белдерүче XXVII латин цифрлары урын ала. Медальнең алгы ягына инглиз телендә “Универсиада. Казан. Россия” дигән язу, шулай ук үткәрелү елы һәм  Халыкара студентлар спорты федерациясе FISU ның биш континентын символлаштыручы 5 йолдыз урнаштырылган.  Медальләрнең икенче ягында 2013 Универсиадасының рәсми логотибы «U» хәрефе һәм факел тотып очып йөрүче фәрештәләр ясалган. Дизайнерлар Татарстан Республикасының милли үзенчәлекләрен дә онытмаганнар: үзенчәлекле стильдә лалә чәчәге эмблемасын сурәтләгәннәр. 

 

 

 

 

 

Биктимирова