2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиадада катнашучылар авылдагы кампус хакында үз кичерешләре белән уртаклашты

Бу минутларда Универсиада авылында, төрле илләрдән килгән кунакларны урнаштыру дәвам итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, кампуста 129 илдән 2630 делегат яши һәм аларның саны көннән-көн арта.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында, Казанда,  дөньяның 162 иле вәкилләре катнашачак. Дөньякүләм студентлар спорты тарихында бу сан -  рекорд. Россиялеләрдән кала, иң күп катнашучылар Украина, Америка Кушма Штатлары һәм Япониядән килә. 

Ерак һәм Якын чит илләрдән килгән кунаклар, әлегә өйләргә урнашалар, ә алданрак килгәннәре исә, авыл  белән таныша тора.  Яңа урында үзләрен ничек хис итүләре хакында кунаклар журналистларның үтенече буенча сорауларга җавап бирде. Спортчылар, казанлыларның кунакчыллыгын югары бәяләде. Аларны бигрәк тә төп ашханәдәге ризыкларның төрлелеге шаккаттырган. Исегезгә төшерәбез, анда 5 төрле: Европа, милли, хәләл, вегетариан һәм Азия кухнясы ризыкларын авыз итәргә була.

Дилан һәм  Авикар, Суринам, волейбол:

-  Безгә Универсиада  авылында бик ошый.  Барысы да бик әйбәт оештырылган: тәмле ризыклар, бик әйбәт җиһазландырылган тренировка үзәкләре.  Безне бигрәк тә бакчалар гаҗәпләндерде. Алар искиткеч! Әгәр дә безне монда тагын чакырсалар, без һичшиксез килер идек.

Катрина һәм Сара, АКШ, суга сикерү:

- Монда бик рәхәт! Тәмле ризыклар, кухняны сайлау мөмкинлеге булу аеруча да әйбәт. Кешеләр  дустанә, һәрвакыт ярдәмгә килергә генә тора. Без хәтта кайбер рус сүзләрен дә өйрәнә башладык. Вакыт  һәм практика булмау аркасында әлегә берничә сүзне генә истә калдыра алдык.

Алекс һәм Кимберли, Австралия, җиңел атлетика:

- Күпләр өчен, шул исәптән безнең өчен дә, бу беренче Универсиада.  Шулай да безгә барысы да ошый: хезмәт күрсәтү әйбәт, кешеләре  күңелгә ятышлы.  Тагын монда бик матур. Бүген, һичшиксез, лаундж-зонага барачакбыз. Анда бик шәп диләр.

Ивонна, Нидерланд, ишү:

- Мөгаен сезгә моны инде барысы да әйткәндер, миңа ризыклар бик ошый. Ашханәгә килгәч, ризыкларның төрлелегеннән күзләр камаша, барысын да татып карыйсы килә. Гомумән әйткәндә, бар да әйбәт. Мине аеруча да Халыкара мәгълүмат үзәге, лаундж-зонаның архитектура һәм төзелеше гаҗәпкә калдырды. Белүемчә, безгә кадәр Универсиада авылында студентлар яшәгән.  Миңа калса, кампусларны тулай торак буларак куллану бик шәп идея. 

Исегезгә төшерәбез, Универсиада авылы территориясендә, 162 илдән килгән 11 мең вәкил яшәячәк.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты