2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Баш Медиа үзәктә Универсиада вакытында туризм хакында сөйләштеләр

2013 елның 4 июлендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Баш Медиа үзәгендә Универсиада вакытында туризм процессын оештыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.

Big_dsc_8568

Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов һәм Туристик-мәгълүмат үзәге генераль директоры Наталья Абрамович катнашты. Очрашу барышында сүз нигездә Универсиада вакытында Казанга килүче туристлар, алар өчен оештырылган экскурсия программалары, кунакларны кабул итәчәк кунакханәләр әзерлеге һәм башкалар турында барды.

Сергей Иванов әле кичә генә ачылган Баш Медиа үзәктә оештырылган тәүге матбугат конференциясендә катнашуыннан канәгать булуын белдерде. “Әлбәттә, Казанда һәм Татарстан Республикасында туризм үсеше өчен җаваплы булган орган өчен Универсиаданың спорт ягы гына түгел, бәлки туризм ягы да бик мөһим. Безнең республикага килгән кунаклар һәм туристлар, ярышларны карау белән генә чикләнмичә, Мәдәни Универсиада проектлары һәм шәһәр белән ләззәтләнергә тиеш. Туристик продукт буларак Универсиаданы таныту эше 2011 елның ахырыннан башкарыла”, - дип белдерде ул.

Очрашу барышында Сергей Иванов туристларны тиешле мәгълүматлар белән тәэмин итү эшләре хакында  сөйләде. Әйтик, Казанда бүгенге көндә ике шундый мәгълүмати үзәк ачылган. Алар Кремль урамында һәм “Татарстан” кунакханәсендә урнашкан. Биредә туристлар һәм кунаклар үзләренә даими рәвештә башкарыла торган экскурсияләргә заказ бирә ала.

“Казан” Халыкара аэропортын төзекләндергәч, анда да туристлар өчен мәгълүмати пункт оештырылган. Тәүлегенә 18 сәгать эшләүче персонал кунакларның барлык сорауларына җавап бирергә әзер. Төнге сәгатьләрдә Казанга килүчеләр исә мәгълүмати буклетларны куллана ала.

Big_dsc_8582

Сергей Иванов Казан кунакханәләренең безгә килүчеләрне кабул итәргә җитди караулары хакында да искәртте: “Без “Кирәгеннән артык” гомумисем астында кунакханә персоналлары өчен тренинглар циклы уздырдык. Төп максатыбыз кунакханәләрдә хезмәт күрсәтү стандартларын үстерү иде. Барлык кунаклар һәм туристлар хезмәт күрсәтү сыйфатын гына түгел, ә безнең кунакчыллыгыбызны да тоярга тиеш”.

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарына әзерләнеп, Татарстан министрлыкларында эшләүче ун меңләп хезмәткәр инглиз теле курсларында укыган. Мондый төр укуларга шулай ук музейлар, театрлар, җәмәгать туклану һәм сәүдә предприятиеләре вәкилләре йөргән.

“Уку барышында алар инглиз телендә аралашуның беренчел күнекмәләрен үзләштерде, иң күп кулланылучы һәм иң кирәкле фразаларны үз эченә туплаган махсус эшләнгән 6 сүзлекчә алды. Шул рәвешле, безнең фаразлар буенча, чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашудагы киртәләр алып ташланачак”, - дип белдерде Сергей Иванов.

Универсиадага килгән кунакларга мәгълүмати яктан ярдәм Казанда гына түгел, бәлки Болгар һәм Зөя утравында да күрсәтелә. Анда рус, инглиз һәм татар телләрендә язылган мәгълүмати язмалар  урнаштырылган. “Кыскасы, без Казан кунаклары өчен уңайлы шартлар тудыру белән генә чикләнмичә, Универсиадага, Мәдәни Универсиада чараларына ничек эләгү кебек әйбәтләп аңлату эшләрен дә башкардык. Бар да кунакларның шәһәрдәге тормышы онытылмаслык булуы өчен эшләнде”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары.

Big_dsc_8584

Наталья Абрамович үз чыгышында барлык кунакханәләрнең дә карталар һәм Универсиада объектлары буенча юлнамәләр белән тәэмин ителүе хакында сөйләде. Шулар ярдәмендә туристлар шәһәрнең төрле күренекле урыннары, шәһәрдә узучы барлык мәдәни чаралар, Уеннар расписаниесе белән таныша алачак.

Наталья Абрамович Универсиада вакытындагы экскурсияләр турында да сүз алып барды. Аның сүзләренә караганда, 17600ләп аккредитация үткән затларга (спортчылар, тренерлар, судьялар, табиблар, маркетинг компанияләре һ.б.) бушлай экскурсияләр оештырылачак. Түләүсез экскурсияләр Казан, Зөя, Болгарда үткәреләчәк. Шәһәрнең алты объектында экскурсияләргә язылу һәм кызыксындырган сорауларга җавап алу өчен мәгълүмат өстәлләре урнаштырылган. Алар төп матбугат үзәгендә, Халыкара мәгълүмат үзәгендә, Елга портында, шулай ук «Корстон», «Татарстан» һәм «Ривьера» кунакханәләрендә урнаштырылган. Башкалар өчен түләүле экскурсияләр оештырыла, аларына “Татарстан” кунакханәсендәге мәгълүмат үзәгендә язылырга мөмкин.

«Экскурсияләр программасы бай һәм төрле. Без Раифадагы Богородицкий монастырен, «Казан утлары» исеме астында кичке экскурсия һәм башкаларны тәкъдим итәбез. Үз эшебездә без барлык теләкләрне истә тотарга омтылдык һәм тиешле сервис әзерләдек», - дип нәтиҗә ясады Наталья Абрамович.

Кыскасы, Татарстан Республикасының туристик ресурслары тулы әзерлектә. Универсиада вакытында туристларның саны, узган елның июле белән чагыштырганда,  3-5 тапкырга күбрәк булыр дип фаразлана.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты