2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

2013 елгы Универсиаданың Баш Медиа үзәгендә тәүге матбугат конференциясе узды

5 июльдә, XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың стартына бер көн кала, аның оештыручылары журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясе барышында Уеннарга әзерлек буенча кайбер нәтиҗәләр ясалды, Россиядә һәм гомумән дөньяда студентлар спортын алга таба үстерү перспективалары билгеләнде.

Big_dsc_0144

Матбугат конференциясе эшендә  Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Президенты Клод Луи-Галльен, Россия Федерациясенең Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия студентлар спорты берлеге президенты Олег Матыцин һәм  FISUның Генераль сәркатибе Эрик Сайнтрон катнашты.

Үзенең чыгышында Клод-Луи Галльен журналистлар тарафыннан иң еш бирелә торган — “Универсиада нәрсә ул, аны кем оештыра, бу нигә кирәк һәм 2013 елгы Универсиада ни өчен нәкъ менә Казанда үткәрелә?”  кебек сорауларга җавап бирергә тырышты.

Халыкара студентлар спорты федерациясе Президенты Универсиаданың беренче чиратта монда чыгыш ясаучы һәм эшләүче студентлар, волонтерлар, яшь журналистлар өчен бик әһәмиятле икәнен аерым билгеләп узды, чөнки аларның мондый масштабтагы вакыйгаларда катнашуы карьера үсеше өчен бик яхшы башлангыч нигез булырга мөмкин. Моннан тыш, Универсиада Россия һәм Татарстан өчен генә түгел, ә гомумән, студентлар спорты үсеше өчен дә мөһим.

Галльен әфәнде FISU эшчәнлеге турында да сөйләде, спорт ярышларын оештыру, беренчел булса да, эш юнәлешләренең берсе генә икәнлеген аерым искә алып үтте. Халыкара студентлар спорты федерациясе уку-укыту программалары белән дә һәм гомумән яшьләрнең үсешенә ярдәм итү белән дә шөгыльләнә. “FISUның игътибар үзәгендәге яшьләр Казанның бер символы булып тора, чөнки монда 150 меңнән артык студент белем ала, нәкъ менә шуңа күрә Татарстан башкаласы лаеклы рәвештә XXVII Бѳтендѳнья студентлар Уеннары хуҗасы булды”, - дип билгеләп узды Клод-Луи Галльен.

Big_dsc_0165

FISU Президенты өр-яңадан ясалган спорт корылмалары базасында инде хәзер үк Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру планлаштырылганлыгын, ә тиңдәшсез комплекс - Универсиада авылының Россиядәге иң заманча студентлар кампусы булып, Казан федераль университеты тулай торагы сыйфатында инде хәзер үк  хезмәт иткәнлеген ассызыклап китте. Болардан тыш, Универсиада кебек дөнья масштабындагы вакыйгалар, берсүзсез, һәркемнең игътибарын үзенә тарта һәм төбәкнең туристлар җәлеп итү мөмкинлеген арттыра.

Галльен әфәнде Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән тагын бер корылманы искә алды, ул да булса - Универсиада авылының Медицина үзәге. Иң заманча техника белән җиһазландырылган бу Үзәк Уеннарның мирасы булып калачак. Бу һәм башка бер төркем аспектлар шәһәр халкы тормышын тагын да уңайлырак һәм куркынычсызрак итәргә мөмкинлек бирә.

Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, FISU Президенты Халыкара студентлар спорты федерациясенең олимпиадалар белән көндәшлек итәргә омтылмавын ассызыклап китте, киресенчә, шәһәрләр һәм илләрнең зур спорт ярышларын һәм спортка кагылышы булмаган башка вакыйгаларны да кабул итүе өчен Универсиадалар бер этәргеч һәм мөмкинлек булырга тиеш. Икенче яктан караганда, олимпиадалар уздыру өчен төзелгән инфраструктура студентлар Уеннары үткәрү өчен бик шәп база да булып тора ала.

Наталья Паршикова, Уеннарның Россия өчен әһәмиятлелеген ассызыклап, аларга әзерлек нәтиҗәләренә бәйле төп саннарны китерде. Ул XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада дөньяның 162 иленнән 10442 спортчы катнашачагы турында сөйләде. Алар 27 спорт төрендә көч сынашачак, бу спорт төрләренең 13е мәҗбүри төрләр дип санала, ә 14е ярышлар программасына өстәмә рәвештә кертелгән, шул исәптән 5есе — беренче тапкыр. Ярышларда 2297 судья хөкемдарлык итәчәген, шуларның 1472 се — Россия вәкилләре булганлыгын, ә гомумән алганда, 824 хөкемдарның халыкара категориядәге судьялар икәнлеген дә искә алды Паршикова ханым. Россиянең спорт җыелма командасы да күп санлы һәм куәтле булачак — илнең 72 төбәгендәге 192 югары уку йортыннан 663 спортчы. Россия Федерациясенең Спорт министры урынбасары Универсиадада җиңү яки призлы урын яулаган спортчыларның РФ Хөкүмәте карары нигезендә акчалата бүләкләр алачагын да ассызыклап үтте. Студентлар Уеннарына карата мондый тәҗрибә беренче тапкыр кулланыла.

Әйткәннәренә өстәп, Наталья Паршикова 2013 елгы Универсиада өчен махсус рәвештә 36 яңа объект төзелгәнлеге турында да сөйләде.

Паршикова ханым Казанның транспорт инфраструктурасы үзгәрүен дә телгә алды — Россиядәге дүртенче интермодаль йөртү юлы төзелү, метрополитен линиясенең озынайтылуы һәм Универсиада кунакларын махсус транспорт белән тәэмин итү турында да хәбәр итте. Уеннарда катнашучыларны урнаштыру, ашату, аларга медицина ярдәме күрсәтү кебек темаларга да кагылды һәм бу юнәлештә хәл ителгән төп мәсьәләләр турында бәян итте.

Big_dsc_0247

РФ Спорт министры урынбасары Уеннарга әзерлек кысаларында 30 дан артык сынау ярышлары уздырылуын да һәм  «Универсиаданың 4 көне» махсус өйрәнүләре үткәрелүен дә билгеләп китте. Универсиадада катнашучылар өчен иң уңайлы шартлар тудыру максатында РФ Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән карарлар турында да искә алды. Болар — спортчылар өчен илгә визасыз керү мөмкинлеге бирү һәм дә кайбер салым ташламалары билгеләү, мәсәлән, Уеннарның волонтерлары өчен.

Россия Универсиада җыелма командасы башлыгы бу команданың составы турында да әйтте. Универсиада Уеннарында безнең ил исеменнән  17 Олимпия чемпионы, 105 атказанган спорт мастеры чыгыш ясый. Шулай да, Олег Матыцин әйткәнчә, конкуренция бик көчле. Безнең төп көндәшләр исемлегендә Япония, Кытай, АКШ, Корея, Украина җыелма командалары. Россия җыелма командасы башлыгы кечкенә генә серне дә ачты: Универсиада Уеннары Ачылу тантанасында Россия флагын Казан федераль университеты студенты, авыр атлетика буенча халыкара спорт мастеры, 2012 елда студентлар чемпионы һәм яшьләр арасында дөнья чемпионы Дмитрий Хомяков күтәреп барачак.

FISU Генераль сәркатибе Эрик Сайнтрон Универсиада Уеннарына массакүләм мәгълүмат чаралары биргән игътибарны ассызыклап китте. Аның әйтүенчә, «Евроспорт» каналында алдан уйлаганча 60 сәгать түгел, ә 140 сәгать турыдан-туры трансляция каралган. Ә телеканаллар Универсиада Уеннары белән торган саен ныграк кызыксына. Универсиада тарихында беренче тапкыр ESPN АКШ спорт каналы Уеннар өчен 100 сәгать эфир биргән. Спорт ярышларын шулай ук Азия һәм Африка телеканаллары да күрсәтәчәк. “Мондый зур кызыксыну чыннан да шаккаткыч”, – диде Сайнтрон  әфәнде.

Россия студентлар спорты союзы президенты һәм Универсиада Уеннарында Россия делегациясе башлыгы журналистларны Россия студентлар хәрәкәте һәм 2013 елгы Универсиада Уеннарында чыгыш ясаячак Россия Федерациясенең җыелма командасы белән якынрак таныштырды. Күп еллардан бирле, төгәлрәк итеп әйтсәк, FISU оешканнан башлап, безнең ил бу федерация эшчәнлегендә шактый зур роль уйный, төп максат итеп илләр арасында хезмәттәшлек юлларын ныгытуны куя. Бүгенге көндә дә бу матур традиция дәвам итә, FISU составында Россия өлеше иң мөһиме һәм күпсанлысы. Бездә студентлар спортын үстерү буенча зур эшләр эшләнә, хәзерге вакытта Казанда барган вакыйгалар бу эшнең төп этәргечләреннән берсе. Олег Матыцин әйтеп киткәнчә, Казан Универсиадасы бу Уеннарыны алга таба үткәрүдә стандарталарны күтәрә, яңа таләпләр куя. Универсиада Уты Эстафетасы, Халыкара белем бирү үзәге булдыру, «Гала-FISU» үткәрү, Уеннарны оештыручылар дебрифингы чын мәгънәсендә кабатланмас эшләр. Олег Матыцин шулай ук Казан Универсиадасына халыкара спорт җәмәгатьчелеге күрсәткән игътибарны да атап китте. Мисал өчен, 2013 елгы Универсиада Уеннарын Ачу тантанасында Халыкара Олимпия уеннары комитеты рәисе урынына претендентлар да булачак.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты

Bly4j1uro8
Стартовая пресс-конференция Универсиады 2013