2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол ярышлары

Бүген XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының ир-ат командалары арасында волейбол ярышлары башлана.

Бүген ир-ат командалары арасында волейбол буенча төркемнәр стадиясендә ун матч узачак. Уеннар 5 объектта үтә: "Бустан", "Зилант", "Олимпиец", "Тулпар", һәм "Санкт-Петербург" Волейбол үзәгендә.

Соңгы тапкыр 2011 елда яулап алынган “Универсиаданың иң көчле командасы” титулын алуга Россия җыелмасының студентлары да бар көчен куячак. Алар составында: Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионы Дмитрий Ильиных, Чемпионнар лигасының  соңгы ярышларында җиңүчеләр Артем Вольвич, Денис Бирюков һәм Валентин Голубев, Россия чемпионы Максим Жигалов һәм 2009 елгы Универсиадада җиңү яулаган Дмитрий Щербинин.

Турнирда Украина җыелмасы да чыгыш ясаячак, алар 2011 елгы Универсиаданың вице-чемпионы. Бразилия дә катнашыр дип көтелә, аларның командасы Шеньчженда узган ярышларда җиңүчеләр өчлегенә керде.

Беренче һәм өченче урын өчен волейбол турнирлары 16 июльдә уза. Казандагы Универсиаданың медаль ияләре дә шул көнне билгеле булачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты