2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейболчы Кивисильд: "Эстония АКШны шулай җиңел генә җиңәр дип уйламаган идем "

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында волейбол буенча беренче матчлар узды.

Эстониянең волейбол буенча җыелма командасы  лидеры Меелис Кивисильд  үзенең командасының Америка җыелма командасын җиңел генә  тар-мар итүен көтмәгәнлеген таныды. Исегезгә төшерәбез, старт матчында АКШ эстонлыларга бирешкән иде, анда алар бер партия дә отмыйча 0:3 исәбе белән оттырганнар иде.

"Мин америкалыларның  ни дәрәҗәдә булуларын беләм һәм аларның чыгышларын күзәтеп барам. Әмма аларның командасын шулай җиңел генә җиңәрбез дип уйламаган идем. Америкалылар бүгенгә караганда барыбер күпкә көчлерәк дип саныйм мин",- дип билгеләп үтте  Кивисильд.

Эстония җыелма командасы үзенә нинди бурычлар куя дигән сорауга Кивисильд болай диде: "Без иртәгә ни буласын белмибез. Вакыйгалардан күренгәнчә, бу ярышлардан теләсә ни көтәргә мөмкин. Без командалардан элек күрсәткән нәтиҗәләрен  көтә алмыйбыз.  Гонконг яисә  Белоруссиянең ничек уйнаганын беркем дә алдан фаразлый алмый. Һәр уенга мәйданга чыгачакбыз һәм җиңү өчен уйнаячакбыз."

Моннан тыш, волейболчы Казанда Универсиаданың оештырылуын билгеләп үтте. Мондый оештыру  минем өчен сюрприз булды. Шундый зур объект булыр дип уйламаган идем, - дип белдерде  Эстония җыелма командасы уенчысы.-  Мин беренче мәртәбә шундый зур чарада катнашам һәм монда катнашуыма бик шат".

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты