2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейбол буенча турнирның беренче матчлары узды

6 июльдә, Казанда, XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кысаларында, ир-атлар волейбол командалары арасында ярышлар башланды.

Белорусия җыелма командасы, волейбол буенча төркем этабының беренче турында, Гонконг командасын җиңде. Уен 3-0 исәбе белән, беларуслылар файдасына тәмамланды.

Бразилия волейболчылары, Макао җыелмасы белән очрашуда аерым кыенлыклар кичермәде, исәп—3-0. Ә мексиканлылар чилиларны 3-1 исәбе белән җиңде.

Каты көрәштә, австралиялеләр 2-3 исәбе белән, Швейцариягә бирелде. Ә Эстония АКШ командасына  җиңүгә бер нинди мөмкинлекләр дә калдырмады—3-0.

Казанда, медаль ияләре 16 июль көнне, волейбол турнирында беренче һәм өченче урыннар өчен матчлар узганнан соң,  билгеле булачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты