2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сергей Шляпников: "Дулкынлану комачаулады "

Беренче уен алдыннан була торган дулкынлану Россия волебойлчыларына Көньяк Корея командасына каршы төркемдәге беренче уенда үзен сиздерде, дип белдерде командабызның баш тренеры Сергей Шляпников.

Россиялеләр көндәшләрен 3:0 исәбе белән отты. Беренче партиянең уртасында алар кореялеләргә 11:16 исәбе белән оттырып бара иде. “Беренче матч һәрвакыт авыр була. Дулкынлану үзен сиздерде, җаваплылык зур иде. Без бит әлеге көндәш турында берни белми идек, шул хәлне кыенлаштырды. Уенчыларны “азияле” – тиз һәм комбинацияле волейболга әзерләргә тырыштык. Барып чыкты, ләкин беренче партиядә әле дулкынлану бераз комачаулады. Барысы да үзен иң яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Әмма аннан бар да үз урынына утырды. Нәтиҗә гадел булды”, - диде Шляпников журналистларга.

«Р-Спорт», 18 июль 2013 ел