2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Универсиада Уеннарында Россия волейболчылары Корея җыелма командасын җиңде

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары кысаларында Казанда чираттагы волейбол матчлары узды.

Big_221641120130706-14792-1rktsp

Универсиада Уеннарында волейбол турниры буенча хәзерге чемпион булган Россия җыелма командасы волейболчылары Коньяк Корея командасын группа этабында беренче матчта 3-0 исәбе белән җиңде.

Башка матчларда Украина командасы Латвия волейболчыларын (3-0), Канада волейболчылары ОАЭ командасын(3-0), ә поляклар Кытай командасын (3-0) җиңде.

Универсиада Уеннарында волейбол турниры 16 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты