2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннары тантанасының ачылышы

Татарстан башкаласы Казанда Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарының тантаналы ачылуы "Казан Арена” стадионында башланып китте. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнаша.

 

Big_221660320130706-12007-1a5hj2j

Бөтендөнья җәйге Универсиада Уеннарында 162 илдән 13 меңнән артык спортчы катнаша. Универсиада 17 июльдә тәмамлана. 45 мең кеше сыйдырышлы Үзәк арена тамашачылар белән шыгрым тулы.

Универсиада тарихында Казанда үтүче  ярышлар   иң масштаблыларыннан санала – биредә 27 спорт төреннән (13 мәҗбүри  һәм  турнир оештыручы илләр тәкъдиме белән кертелгән 14 өстәмә  дисциплина программалары) 351 медаль комплектлары уйнатыла. Тантана 3 сәгать ярым дәвам итә.

Big_221658420130706-4939-ilims1

«Р-Спорт», 8 июль 2013 ел