2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия волейболчылары Универсиадада Гонконг командасын отты

Россия җыелма командасы волейболчылары төркемле этапның икенче матчында Гонконг командасын отты

Big_221988320130707-11527-ywe3r1

Универсиада. Волейбол. Икенче көн.© «РИА Новости»

А төркеменең икенче туры матчы Сергей Шляпников командасы файдасына 3-0 (26:24, 25:12, 25:15) исәбе белән тәмамланды, дип хәбәр итә  "Р-Спорт". Очрашуның башы көтелмәгәнчәрәк булды. Гонконглылар, түбәнрәк класста булсалар да, россиялеләргә нык каршы тордылар һәм (2:1, 4:3, 6:5) инициативасына ия булдылар. Аннары "ак-зәңгәр-кызыллар", көчле һөҗүмнәр ясап, кво-статусын торгызды һәм өч тупка аерма белән уенны дәвам итте. Әмма көтелгән җиңүгә ирешеп булмады. Уен тупка туп барды, ә Россия җыелма командасы файдасына исәп 24:21 булганда, көндәшләр ике сетбол отты һәм дөнья чемпионатын яисә Олимпия уенннарын откандай сөенде. Ахыр чиктә турнир хуҗалары гонкоглыларны 26:24 исәбе белән җиңде.

Икенче сетта беренче ун тупны уйнату шулай ук бик киеренке барды. Әмма бу юлы россиялеләр вакытында аңга килделәр һәм партия уртасына сигез очко белән үзләренә уңайлы өстенлек тәэмин иттеләр. Уенның калган өлешен җиңүгә кадәр җиткерү техник якка гына бәйле иде, исәп   - 25:12. Өченче партиядә Шляпниковның кызып киткән командасын туктатып та булмый иде инде, исәп – 25:15. Турнирның өченче матчында россиялеләр АКШ җыелма командасы белән уйнаячак. Очрашу 8 июльдә булачак, уен Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгатьтә башланачак.

«Р-Спорт», 18 июль 2013 ел