2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Сергей Шляпников: "Россия волейболчылары американлылардан көчлерәк”

Россиянең волейбол буенча җыелмасы, АКШ командасына караганда, бер башка өстенрәк дип белдерде, россиялеләрнең баш тренеры Сергей Шляпников “Р-Спорт” агентлыгына.

Якшәмбе көнне, Казандагы Универсиада кысаларында узган   төркем этабының икенче турындагы матчта, Россия җыелмасы, Гонконг командасын  3-0 (26:24, 25:12, 25:15) исәбе белән җиңде. Турнирның өченче матчында   россиялеләр АКШ командасы белән уйнаячак. Матч дүшәмбе көнне була." Гомумән алганда, америкалыларның командасы бик әйбәт.   Бу командаларның ниндидер бер уртак яклары да, аерымлыклары да бар. Тик бар нәрсә дә уйный белүгә бәйле. Дөресен әйтик, без америкалыларга караганда көчлерәк.  Якын арада уйнала торган матчларда безнең бурыч — бер-беребезгә ярдәмләшеп уйнарга өйрәнү һәм тагын да авыррак матчларга әзерләнү”, - диде “Р-Спорт” корреспондентына Шляпников.

Тренер сүзләренчә,  Россия җыелмасына әлегә уенның беренче мизгелләреннән үк бер-берсенә ярдәмләшеп, бер-берсен күз карашыннан ук аңлап уйнау җитеп бетми.   Үзара аңлашуга ирешү өчен бик озак эшләргә кирәк. Кызганыч, моның өчен безнең вакытыбыз  булмады. Шуңа да, уеннар барышында һәм күнекмәләр эшләгәндә без бу кимчелегебезне бетерергә тырышабыз. Бигрәк тә уен барышында ятмә уртасында торучы Олег Сычев, Артем Вольвич, Дмитрий Щербинин белән команданың үзара аңлашуы, бер-берсен тоюы җитенкерәми. Бу җитешсезлекне бетерүгә, мәйдан читләрендә торган уенчыларга уйнарга күпкә җиңелрәк булачак”, дип аңлатты Шляпников.

«Р-Спорт», 18 июль 2013 ел