2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хөкүмәт вәкилләре Казанда пляж волейболы өчен махсус ябык стадион төзергә сүз бирде

Татарстан Республикасы хөкүмәте вәкилләре Казанда пляж волейболы өчен махсус ябык стадион төзергә сүз бирде, дип җиткерде Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Владимир Жуков.

6 – 17 июль көннәрендә Казан шәһәрендә Универсиада Уеннары уза. 8 июль көнне пляж волейболы буенча турнирлар башланды. “1990нчы еллар башында бездә, пляжсыз илдә, пляж волейболы әле хыялда гына иде. Ләкин әкренләп без үзебезнекен эшлибез: бу спорт төрендә дә уңышларыбыз да бар. Лондонда җиңү яулап булмаса да, безнең парлар үзләрен бик әйбәт күрсәтте. Киләсе Олимпия уеннарында без пляж волейболын яхшы уйный алуыбызны дәлилләрбез. Бәхетебезгә, Казанда пляж волейболы өчен махсус ябык стадион төзеләчәк. Бу Татарстан Республикасы җитәкчелеге карары”, – дип җиткерде "Р-Спорт" Жуков сүзләрен.

«Р-Спорт», 9 июль 2013 ел