2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Евгения Уколова: "Универсиададагы шартлар пляждагы волейболчыларны канәгатьләндерә"

Казандагы Универсиаданы оештыручылар спортчылар өчен барлык кирәкле шартларны да тудырганнар, дип белдерде пляждагы волейболчы Евгения Уколова.

“Казандагы шартлар әйбәт. Бигрәк тә һава торышы, - ди Уколова, елмаеп, журналистларга. – Без бүген уйнаган көндезге уникедә бераз эссе иде, әмма түзәрлек. Шартлар безне канәгатьләндерә”.

Спортчы сүзләренә караганда, Универсиадада медальләр өчен көрәшергә сәләтле берничә көчле пар бар. “Без Универсиадада катнашучы барлык командаларны да күрмәдек әле. Биредә Дөнья турында вакыт-вакыт катнашучы берничә пар бар. Польша командасы чемпионатта тугызынчы булды. Мөгаен тагын Германия командасын аерып әйтер идем, беренче парын. Әлеге кызларның һәрберсе җитди нәтиҗәләргә ия”, - дип җиткерә спортчы сүзләрен "Р-Спорт".

Уколова/Хомякова пары Универсиадада инде бер матчны отуга иреште. Икенче уенны алар сишәмбе көнне уздырачак.

«Р-Спорт», 4 июль 2013 ел