2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Илья Володарский: “Казан бич-волейбол буенча зур турнирларны кабул итәргә әзер”

Казанда пляждагы волейбол буенча эре халыкара турнирларны үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу хакта Халыкара студентлар спорты федерациясенең (FISU) техник делегаты Илья Володарский белдерде.

Казанда студентлар арасындагы Европа чемпионаты һәм Континенталь Кубокның этап уеннары уздырылган иде инде. “Европа волейбол конфедерациясе исеменнән сөйләсәм, без Казанда югары дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү ягында. Монын өчен биредә барлык шартлар да тудырылган, аерым алганда, спорт һәм шәһәр инфраструктурасы бик яхшы. Республика җитәкчелеге тарафыннан эре халыкара ярышларны үткәрүгә теләктәшлек була икән, без моны тормышка ашыру өчен барлык көчебезне куячакбыз”, - дип җиткерә Володарскийның сүзләрен “Р-Спорт”.

«Р-Спорт», 4 июль 2013 ел