2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хакимият Казанда пляж волейболы өчен ябык арена төзергә вәгъдә бирде

Татарстан Республикасы җитәкчелеге Казанда пляж волейболы өчен ябык стадион төзергә вәгъдә бирде, дип белдерде Бөтенроссия волейбол федерациясенең беренче президенты Владимир Жуков.

Казанда  6сыннан  17 июльгә кадәр җәйге студентлар Универсиадасы уза. Биредә  8 июль көнне  пляж волейболчылары турниры старт алды.

"Пляж  волейболы 1990нчы еллар бшында безнең өчен кул җитмәслек хыял иде. Уйлап кына кара – пляж булмаган илдә пляж волейболы булсын әле! Ни хикмәт – вакыт белән ул үзенекен алды, инде безнең яхшы гына уңышларыбыз да бар. Лондонда җиңү яуламасак та безнең парлар әйбәт күренә. Киләсе

 Олимпиадада без пляж волейболын әйбәт уйнаячагыбызны күрсәтәчәкбез әле.

Безнең бәхеткә, Казанда    пляж волейболы өчен ябык  стадион төзеләчәк. Бу Татарстан җитәкчеләре карары. Ә алар сүзне җилгә очырмыйлар”, - дип Жуковның сүзләрен җиткерә  "Р-Спорт" агентлыгы.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты