2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Екатерина Хомякова:"Пляж волейболында Франция спортчылары ешрак ялгышты”

Французлылар Лаура Лонге һәм Мелинда Аделин пляж волейболын уйнаганда ялгышлар җибәрде, шуңа күрә дә Универсиада матчында оттырды, - дип җиткерде "Р-Спорт" агентлыгына Екатерина Хомякова.

Сишәмбе көн Екатерина Хомякова һәм Евгения Уколова француз командасын 2-0 (21:13, 21:15) исәбе белән җиңде һәм плей-офф уеннарына чыкты, -дип хәбәр итә "Р-Спорт".

“Бүген безнең хәл кичәгегә караганда күпкә яхшырак. Туйганчы йоклап булды, самолеттан соң инде формага керә барабыз. Уен саен яхшырак уйнарбыз, дип өметләнәм. Бүген һава да кичәге кебек үк эссе түгел иде, хәл дә әйбәтрәк. Шуңа күрә дә нәтиҗә дә югары. Без аларга караганда хаталарны азрак ясадык”, – диде Хомякова. Аның сүзләренә караганда, Универсиадада көндәшләрне төгәл бәяли белергә кирәк. “Монда командалар шактый  югары дәрәҗәдә уйный. Шуңа күрә дә тынычланырга ярамый, бар көчең куеп эшләргә кирәк. Әлбәттә, медаль белән кайтып китәргә тырышабыз”, – диде Хомякова. Киләсе раундта Россия командасының көндәшләре соңрак билгеле булачак.

«Р-Спорт», 4 июль 2013 ел