2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Япон гимнасты Като ирекле күнегүләрдә алтын отты

10 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында спорт гимнастикасы буенча ярышлар дәвам итә.

Япон гимнасты Рюхе Като Казанда Универсиадада ирекле күнегүләр буенча алтын медаль отты. Ярышлар финалында ул 15,450 балл җыйды. Көмешне 15,275 балл белән Германия спортчысы Фабиан Хамбюхен отты. Россияле Давид Белявский бронза призеры булды (15,250).

Финалда катнашкан тагын бер Россия гимнасты Денис Аблязин җиденче урында калды, ул нәтиҗәдә 14,300 балл җыйган.

 

«Р-Спорт», 28 июль 2013 ел