2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия гимнасты Куксенков Универсиадада өч мәртәбә чемпион булды

10 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының спорт гимнастикасы буенча ярышлар үтә.

Big_222949520130710-24105-1w0bz73

Россия гимнасты Николай Куксенков "ат"та күнегүләр ясау ярышында Универсиадада алтын медальгә лаек булды. Куксенковның нәтиҗәсе-15,050 балл. Көмеш медаль мексикалы Даниэл Коррал Барронга булды (14,975), ә бронзаны украинлы Олег Степко алды (14,850).

Башта ук Универсиадада 24 яшьлек  Куксенков команда турнирында һәм бик күп ярышны берләштергән шәхси дисциплинада алтын медальләр яулаган иде,- дип хәбәр итә "Р-Спорт".

 

«Р-Спорт», 19 июль 2013 ел