2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кондратьева көмеш медальгә дә шат, әмма нәтиҗәдән канәгать түгел

Универсиадада көмеш медаль яулаган Росия чүкеч ыргытучысы Оксана Кондратьева медальгә шат, әмма нәтиҗәдән канәгать түгел. Кондратьева үзенең иң яхшы омтылышында 72,22 метр нәтиҗә күрсәтте. Алтын исә америкалы Дженев Макколлга (73,75) эләкте, бронза медаль иясе - Молдавиядән Залина Маргиевада (71,10).

-Нәтиҗәдән канәгать түгелмен, - “Р-спорт”спортчының сүзләрен китерә, - әмма медальгә, гарчә ул көмеш кенә булса да, бик шатмын. Бу минем халыкара ярышларда алган беренче медалем, шуна да бик шатмын. Көндәшлләрем әлләни көчлеләрдән түгел иде, барысы да үз кулымда иде. Мин бик еракка ыргытырга иде дигән теләгемне тормышка ашыра алмадым, һәм бу мине бераз дулкынландырды бугай, миңа тынычлнырга кирәк иде , - диде Кондартьева.

Спортчы кыз билгеләп үткәнчә, аның бүгене көндә төп максаты - Мәскәдә узачак дөнья чемпиотына сайлап алыну.

- Универсиададан соң Россия чемпионаты башлана, ә анда исә бик җитди көндәшләр, әмма миңа тырышырга, дөнья чемпионатына сайланып алырга кирәк булачак. Мәскәүдә бик тә чыгыш ясыйсым килә, - диде ул өстәп.

- Мин бүген барлык мөмкинлекләремне дә эшкә җигә алмадым. Барлык спортчылар да төрле һәм алар әзерлекне үзләренчә кора. Минем өчен Униврсиада - үз көчеңне тикшереп карау, яхшы компаниядә, халыкара ярышларда сынау үтү ул. Трибунларның көчле гүелдәве вакытыда бу бик зур тәҗрибә, шуңа да мин Универсиданы дөнья чемпионаты (ДЧ-2013) алдыннан минем өчен киртә булды дип санамыйм, - дип сүзен төгәлләде җиңел атлетикачы кыз.

 

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел