2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гимнаст Аблязин боҗраларда күнегүләр буенча ярышта Универсиаданың көмеш медален яулады

Россия гимнасты Денис Аблязин Казан Универсиадасында боҗраларда күнегүләр буенча көмеш медальгә лаек булды, дип хәбәр итә “Р-Спорт”.

Чәршәмбе узган финал ярышларында Аблязин хөкемдарлардан 15,550 балл алды. Алтын – 15,875 балл җыйган Артур Набаррете Дзанетти (Бразилия) исәбендә. Бронза медаль иясе – Украина егете Игорь Радивилов (15,525). Россиянең тагын бер вәкиле Никита Игнатьев – бишенче (15,450).

Аблязин белән Игнатьев Россия җыелмасы составында командалар ярышында Универсиаданың алтын медальләрен яулаган иде.

«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел