2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия спортчысы Мостафина Универсиада Уеннарында бүрәнә күнегүләрендә икенче булды

10 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарында спорт гимнастикасы ярышлары уза.

Big_223025920130710-25644-tzcqeq

Универсиада.Спорт гимнастикасы.© «РИА Новости»

Россия спортчы кызы Алия Мостафина Казанда Универсиада Уеннарында бүрәнә күнегүләре ярышында көмеш медаль яулады. Барлыгы 14,525 балл җыеп, Мостафина Кытай спортчысы Чжан Елиньцзыны алга үткәрде. Кытай кызы нәтиҗәсе – 15,150 балл. Канададан Элизабет Блэк (14,400) өченче урында. Финалда чыгыш ясаган тагын бер Россия спортчысы Анна Дементьева, 13,725 балл җыеп, ярышларда бишенче булды, - дип хәбәр итә "Р-Спорт".

«Р-Спорт», 1 июль 2013 ел