2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Гимнаст Куксенков Универсиадада өч медаль алу турында уйламаган да

Россия гимнасты Николай Куксенков, Универсиаданың өч тапкыр җиңүчесе булды, гәрчә өч медаль отарга җыенмаса да.

Big_222987620130710-9589-15ef3hc

Универсиада.Спорт гимнастикасы.© «РИА Новости» © RIA Novosti

Чәршәмбе көнне Куксенков “ат”та ясалган күнегүләрдә 15,050 балл җыеп, алтын медаль яулады. Көмеш мексикалы Коррал Барронда (14,975), бронза – украиналы Олег Степкода (14,850).

24 яшьлек Казан егете Куксенков команда турнирында һәм берничә ярышны берләштергән шәхси дисциплинада алтын медальләр откан иде инде.

“Мин алтын алырмын дип уйламадым. Үзем белгән комбинацияләрне башкару белән мәшгуль булдым. Үз алдыма медаль алу бурычы да куймаган идем. Бүген “ат”та ясалган күнегүләргә барлык көчле спортчылар да җыелмагандыр, шуңа җиңдем дип саныйм. Әле минем тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә торган комбинацияләрем бар, аларны дөнья чемпионатында кулланырмын дип торам, - диде “Р-Спорт” журналистына Куксенков. Берничә ярышны берләштергән дисциплина чемпионы булу әле ул аерым ярыш төрләрендә җиңә аласың дигән сүз түгел. Монда конкуренция бик зур. Менә нәфис гимнастикада берничә ярышны берләштергән дисциплинада спортчы җиңә икән, ул барлык төрләрдә дә җиңәрә тиеш дигән сүз. Спорт гимнастикасында башка хәл шул”, - дип өстәде Куксенков. 

Спортчының сүзләренә караганда, ул спорт гимнастикасының барлык төрләрендә дә программасын көчәйтергә җыена. “Беренче чиратта миңа сикерү төрләрен көчәйтергә кирәк, чөнки аяктагы җәрәхәттән соң терелеп кенә киләм әле. Шуңа күрә медальләр алу турында уйламадым да. Миңа берничә ярыш төрен берләштергә дисциплинага кайту – үзе бер казаныш”, - дип тәмамлады Куксенков.

 

«Р-Спорт», 25 июль 2013 ел