2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболы. Ярыш көне нәтиҗәләре

10 июльдә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында пляж волейболы буенча өченче көн ярышлары үтте.

Пляж волейболы буенча турнирның өченче көнендә Россия спортчыларыннан Светлана Попова–Мария Прокопьева һәм Евгения Уколова–Екатерина Хомякова хатын-кыз парлары Чехия һәм Португалияне җиңеп, чирек финалга чыкты, анда аларга Таиланд һәм Кытай командалары белән көч сынашырга туры киләчәк.

Ир-егетләр арасында россиялеләр Семенов һәм Кошкарев Яңа Зеландиядән килгән “пляжчылар”ны җиңел генә биреледереп плей-офф этабына үтте. Иртәгә россиялеләр Беларусь командасы белән очрашачак. Россия спортчыларының икенче командасы – Прокопьев һәм Богатов – Яңа Зеландия командасын 21:15, 21:10 исәбенә отып плей-оффка чыкты, 1/8 финалда Польша командасы белән очрашу хокукына иреште.

Турнирда немецлар һәм французлар шактый ышанычлы чыгыш ясый. Ир-егетләрдән Дительбах/Флюген һәм Шнейдер/Мерсманн Канададан һәм Франциядән килгән көндәшләрен җиңел генә 2:0 исәбенә бирелдерде һәм плей-оффка чыкты.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты