2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Пляж волейболы. Ярыш көне анонсы

11 июльдә “Казанка” пляж волейболы үзәгендә пляж волейболы буенча ярышларның дүртенче уен көне узачак.

Калган командалар финалның 1/8 өлешеннән чыгу өчен көрәшәчәк. Аеруча Германия һәм АКШ хатын-кызлар командалары арасындагы ярыш кызыклы булыр дип көтелә. Чирек финалда бәйгенең фаворитлары, бер-бер артлы өч җиңү яулаган  Польша командасы спортчылары һәм Канада кызлары  арасындагы ярыш  та үзе бар тамаша булачак.

Россия кызлары Попова һәм Прокопьева, моңарчы әле бер матчны да оттырмаган Таиланд спортчылары белән очрашачак. Хомякова белән Уколова Кытай командасы белән көч сынашачак.

Ирләр арасындагы турнирда Прокопьев һәм Богатов, алдагы этапка үтү өчен, бу ярышларда әле беркем дә җиңә алмаган Польша вәкилләре Кадзиоло һәм Жаланкевич белән уйнаячак.

Ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасындагы ярышларда ике комплект медаль уйнатылачак.

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсидада пляж волейболы ярышларында катнашу өчен 25 илдән 132 спортчы гариза биргән.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты