2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Уколова: " РФ волейболчылары кытайлылар белән матчта таркау уйнады”

Пляж волейболчылары Евгения Уколова/Екатерина Хомякова, Универсиаданың чирек финалына чыгу өчен, кытайлылар Ин Хуан/Сюй Сяоя белән уенга тиз генә кереп китә алмады, диде Уколова.

Big_222501920130709-12205-1l4sbs0

Универсиада. Пляж волейболы. Хатын-кызлар.© «РИА Новости»

Кытайлылар беренче партиядә комачау итсә дә, Россиялеләр 2-0 исәбе белән  җиңү яулады.  “Иртәдән үк уйнау безгә бераз авыррак бирелде. Организм әле уянып бетмәгән. Өстәвенә, каршы якта безгә бөтенләй дә таныш булмаган көндәшләр иде.  Син аның хәрәкәтләрен алдан исәпләргә тырышасың. Кызганыч, беренче партиядә без күп тупларны кабул итә алмадык.  Көндәшкә күп көч түгәргә туры килмәде. Без тупларны үзебез үк аларга бирдек”, - диде Уколова.

 “Икенче партиядә без инде үзебезне кулга алдык,  күбрәк тупны бирүгә басым ясадык. Партия башында без исәптә зур аерма булдыруга ирештек. Аннан соң уйнавы инде күпкә җиңелрәк иде”, дип өстәде  спортчы.  Уколова сүзләренә караганда, алар озын буйлы кытай уенчысы  Ин Хуан( аның буе 190 сентиметр)  белән ничек көрәшергә икәнен белгәннәр. “Аның озын буйлы булуы безгә кыенлыклар тудырмады. Без ул кызны белә идек, чөнки аның Дөнья туры этапларында чыгыш ясаганы бар. Аның блок куюда уйнавына без күнектек инде, шуңа да моңа әзер булдык”, - дип хәбәр итте волейболчы “Р-Спорт” агентлыгы белән үткәргән әңгәмәсендә.

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел