2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Прокопьев: “Россия поляклар белән матчта бераз биреште ”

Польшадан килгән Михал Кадзиола/Якуб Шаланкевич дуэтына каршы уйнаган Сергей Прокопьев уеннар вакытында тупны алганда начар уйнадык, дип саный.

Big_222447320130709-1149-1cg0nc9

Универсиада. Пляж волейболы. © «РИА Новости»

Россиялеләр полякларга 0-2 исәбе (17:21; 15:21) белән оттырырга мәҗбүр булды, һәм хәзер үзләре кебек җиңелгән командалар арасында финалга чыгу өчен көрәшә.

“Тупны алганда без бик начар уйнадык. Туп биргәндә барысыда яхшы кебек, әмма каршы алганда  ялгышлар булды шул. Поляклар алар стандарт буенча төгәл уйнадылар. Без хәзер “оттыручылар” арасында. Җиңелергә ярамый, барлык уеннарда да отып, финалга чыгарга кирәк”, - диде Прокопьев “Р-спорт” агентлыгына.

Икенче партия ахырында россиялеләр туп биргәндә ике тапкыр ялгыштылар. “Без төзәп атарга тырыштык. Полякларның командасы көчле команда, тупны бик ышанычлы кабул итәләр. Минем арткы сызыкка аткан тубымны ала алдылар. Бу команда белән агрессив уйнасаң гына”. Уен вакытында Юрий Богатов арбитр белән бәхәсләшеп алырга да өлгергән, Прокопьев бу хәлне  ял итеп алу максатыннан эшләнде дип аңлата.

 

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел