2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Волейболчы Кошкарев: "Көндәшләр уен барышында уйнау алымнарын үзгәтмәкчеләр иде"

Россиянең пляж волейболчылары Константин Семенов һәм Ярослав Кошкарев, Белоруссия дуэтын җиңде. Көндәшләр көчле җил вакытында тупны бирү алымын үзгәртергә тырышты, диде Кошкарев.

Big_222421820130709-19683-1vpy1no

Универсиада. Пляж волейболы.© «РИА Новости»

Казанда россиялеләр  Александра Дзядков  һәм  Евгений Вишневскийны 2-0 (21:15, 21:16) исәбе белән җиңде.

 “Хәзер җил исә, ул тупның юлын үзгәртергә мөмкин.  Көндәшләр үзләренең туп бирү алымын үзгәртергә тырышты. Бу безне бутау өчен эшләнелде. Җиңел җибәрелгән тупларны без  ышаныч белән  оттык”, диде “Р-Спорт” корреспондентына Кошкарев. – Уен тыныч үтте. Без аны шулай уздырырыга уйлаган да идек инде”,- дип искәртте ул.

Волейболчы, графигының тыгыз булуына да карамастан, матчлардан соң формага килергә өлгергәнен дә әйтеп узды. “Безнең өчен  мондый график ярыйсы гына.  Берничә көн рәттән уйнау—пляж волейболы өчен гадәти хәл.  Кайчагында 7-8 әр уен рәттән уйнарга туры килә. Без моңа күнектек инде.  Бүген бишлеккә керү өчен тагын бер уен көтә”.

«Р-Спорт», 29 июль 2013 ел