2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Савченко: «Әниемнең туган көненә алтын медаль бүләк иттем»

Анастасия Савченко Казандагы Уеннарда җиңүен үзе өчен бик тә әһәмиятле булуын әйтте

Big_223088020130710-891-4ot2u

“Старттан соңгы кичерешләр бары тик уңай гына. Мин бөтен көчемне җыеп чыгыш ясый һәм яхшы нәтиҗә күрсәтә алдым. Бу стартта мин бик тә җиңәргә теләдем, чөнки ул көн әниемнең туган көненә туры килде”, - дип сөйләде спортчы кыз журналистларга биргән интервьюсында.

Савченко үз сикерүен видеокабатлауда карагач, эшлисе эшләрнең җитәрлек булуын аңлавы турында әйтте.

“Бу минем өчен шулкадәр әһәмиятле булган беренче медаль. Бүген яңгыр да яумады, мин бик бәхетле”,  - диде Савченко.

 

По материалам портала tatar-inform.ru