2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Рөстәм Миңнеханов: “Казанка” – Универсиада объектларының иң яхшысы

11 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, алдан ук планлаштырганча, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт объекты - “Казанка” Пляж волейболы үзәгенә килде.

Дәрәҗәле кунак Россия һәм Оман илләренең ирләр командалары арасындагы ярышны карады һәм матч белән канәгать калды. Спортчыларның югары дәрәҗәдәге уенннары белән беррәттән, Президент трибуналардагы тамашачыларның активлыгына соклануын да белдерде.

Рөстәм Миңнеханов карашынча, “Казанка” хәзер Универсиада спорт объектларының иң яхшысы дип аталырга хаклы. “Миңа ярышларның ачык һавада узуы ошый. Бу уен белән генә түгел, ә матур һава торышы белән хозурланырга да мөмкинлек бирә. Трибуналарның тулылыгына караганда, күпчелек минем белән килешә, - диде Президент.

Республика башлыгы шулай ук объектның киләчәге белән дә кызыксынды һәм “Казанка” киләчәктә югары дәрәҗәдәге ярышлар үткәрү мәйданчыгына әйләнер дигән өметен җиткерде. Ә моннан алдарак Пляж волейболы үзәгендә булган Россия Федерациясенең спорт министры Виталий Мутко әлеге спорт төре үсешенә зур игътибар биреләчәк дип искәртте.    

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты