2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Евгения Уколова: «Универсиада матчында күңелдәге уңай халәт җиңәргә ярдәм итте”

Пляж волейболчысы Евгения Уколова үзенең һәм Екатерина Хомякованың Казан Универсиадасындагы беренче җитди җиңүләрен әйбәт психологик халәттә булуларыннан, дип белдерде.

Big_222460420130709-27219-y6wfi5

Универсиада. Пляж волейболы. Хатын-кызлар.© «РИА Новости»

Россия спортсменкалары чирекфиналда Польша дуэты Моника Бржостек/Кинга Колосинскаяны 2-0 (21:14, 21:13) исәбе белән җиңделәр. "Турнирда без иң көчле көндәшләребезнең берсе белән очраштык. Шундый дәрәҗәдәге уенда аларның безгә җиңел генә бирешмәвен белгәнгә, бар көчебезне тупладык. Һәм   йомгаклау нәтиҗәсе дә нәкъ менә  психологик халәт белән бәйле булды”, - диде Уколова.

 Спортсменка кайсыдыр вакытта аларга һава торышына ияләшергә туры килүен әйтте. “Аз гына җил исеп куя, безнең файдага түгел, билгеле. Аннан, һәр көндәшкә дә яраклашырга  кирәк. Без бит роботлар түгел, - диде ул. – Чынлап та, партия авыр башланып китте, аннан без адаптация үттек һәм безгә җиңелрәк булды”, - дип өстәде Уколова.

  Казан ярышларында тирән комлыкка җайлашуны волейболистка “авыр мизгелләр”, дип характерлады. “Кайсыдыр вакытта бик җайсыз булып китә. Тик һәр уен саен үзебезне яхшырак хис итәбез. Биредә, билгеле, Россия җыелмасы медицина штабының хезмәте зур,алар бик әйбәт эшли. Бу аларның җиңүе дә”.

“Без бирегә дөнья чемпионатыннан бик озаклап килдек. Ял көнебез юлда үтте. Польша буйлап машинада үтәргә туры килде, чөнки безгә кирәкле җиргә самолет очмый. Аннан Мәскәүгә очтык һәм төнге рейс Казанга иде. Иртәнге биштә кунакханәгә урнаштык”, - дип хәбәр итте Уколова.

 

 

 

"Р-Спорт", 11 июль 2013 ел