2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Россия штангачысы Каширина рекорд куеп отты

11 июльдә Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында җиңел атлетика буенча ярышлар узды

Big_223440520130711-24462-1p095i8

Универсиада. 6нчы көн. Авыр атлетика © РИА Новости/Григорий Сысоев

Россия җыелма командасының авыр атлетчысы Татьяна Каширина 75 килограммнан артыграк авырлык категориясендә Универсиаданың алтын медалан алды. 2012- Олимпия уеннарының көмеш медалисты ике күнегү буенча бергә 319 кг (142+177) күтәрде. Россияле Универсиаданың барлык өч рекордын яңартты (гомуми нәтиҗә, ыргылып күтәрүдә һәм этеп күтәрүдә). Ике күнегүдә дә ул соңгы булып чыгыш ясады һәм барлык алты алымны да башкарды.

Икенче урынны Таиланд вәкиле Читчанок Пулсабсакул 278 кг (125+153) нәтиҗәсе белән отты. Көньяк Кореядан Ли Ху Соль 268 кг (120+148) нәтиҗәсе белән бронза призеры булды. Каширинаның алтыны Универсиадада авыр атлетика буенча дүртенче булды. Аңа кадәр алтын медальне Оксана Сливенко, Ольга Зубова һәм Апти Аухадов яулаган иде.

 

«Р-Спорт», 11 июль 2013 ел