2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Америка йөзүчеләре 4х200м эстафетасында Универсиада алтынын отты

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында йөзү буенча ярышлар узды.

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы Казандагы Универсиадада 4х200 метрга ирекле стиль белән йөзү эстафетасында көмеш медальгә лаек булды. Шимбә көнне узган финал ярышларында составында Вероника Попова, Дарья Белякина, Елена Соколова һәм Виктория Андреева булган Россия командасының вакыты 7 минут 55,76 секунд тәшкил итте. АКШ йөзүчеләре финишка беренче (7.55,53) барып җитте. Бронзаны Канада (8.02,73) вәкилләре алды.

«Р-Спорт», 13 июль 2013 ел