2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Йөзү. Ярышлар көне анонсы

14 июльдә Казандагы 2013 елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада йөзү буенча ярышларның бишенче көне старт ала.

4 финал бәйге үтәчәк: ир-атлар арасында 100 һәм 800 метрга ирекле стиль белән йөзүдә, хатын-кызлар арасында 200 метрга брасс һәм 100 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә.

Йөзү буенча ярышларда катнашу өчен 73 илдән 708 спортчы заявка тапшырган. Йөзү спортында барлыгы 42 комплект медаль уйнатылачак.

Искә төшереп китик, йөзү осталары арасында 13 июльдә 2013 елгы Универсиаданың 7 медаль комплекты уйнатылды: ир-атлар арасында 200 м га брасс, 200 м га баттерфляй белән һәм 50 м га аркада йөзүдә, хатын-кызлар арасында 1500 м га ирекле стиль белән, 200 м га комплекслы йөзүдә, 100 м га аркада йөзүдә һәм 4х200 м га эстафета.

Ир-атлар арасында 200 м га брасс белән йөзүдә Россия вәкиле Вячеслав Синкевич беренче урын алды. Көмеш медальне Япониядән Юкихиро Такахаши яулады. Италия вәкиле Люций Пиззинни бронза медаль иясе булды.

Австралиядән Бенджамин Трефферс ир-атлар арасында 50 м га аркада йөзүдә беренче килде. Россия спортчысы Владимир Морозов икенче булды. Өченче баскычка Италия вәкиле Стефано Пиззамиглио менде.

Ир-атлар арасында 200 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә алтын медальне Венгрия вәкиле Бикзо Бенс яулады. Икенче урында — Япония вәкиле Кента Хураи. Греция спортчысы Стефанос Димитриадис өченче урын алды.

Хатын-кызлар арасында 1500 м га ирекле стиль белән йөзүдә беренче һәи икенче урыннарны АКШ спортчылары Стефани Пикок һәм Эшли Стинвурден алды. Өченче урын Италиядән Мартина Рите Карамигнолига эләкте.

Хатын-кызлар арасында 100 м га аркада йөзүдә Россия вәкиле Анастасия Зуева җиңде. Америкалы Меган Романо — икенче, ә Австралиядән Мэдисон Уилсон өченче баскычта урнашты.

Россия спортчысы Виктория Андреева 200 м га комплекслы йөзүдә алтын медаль яулады. Икенче һәм өченче урыннарда АКШ кызлары — Сара Генри һәм Мелани Маргалис.

Хатын-кызлар арасында 4х200 м га эстафета дүртенче ярыш көнен йомгаклаучы бәйге булды. Монда Америка Кушма Штатлары беренче урынны яулады. Көмеш медаль — Россия командасына, ә бронза исә Канадага эләкте.

Казандагы 2013 елгы елгы XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиадада йөзү буенча ярышлар Су спорт төрләре сараенда һәм Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә 10 июльдән 17 июльгә кадәр бара.

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты