2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Стефани Пикок: "1500 метрлы дистанциягә кроль белән йөзүдә җиңү үз-үземә ышаныч өсти"

1500 метрлы дистанциягә кроль белән йөзүдә беренчелекне яулау Казан Универсиадасының калган стартларында җиңүгә ышаныч өсти, дип саный Америка спортчысы Стефани Пикок.

Big_224209220130713-22598-1ojq636

Универсиада. 8нче көн. Йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Шимбә көнне Пикок йөзүдә яңа Универсиада рекорды куйды, икенче урынны аның ватандашы Эшли Стинвурден яулады. "Мин рекорд куйдым, искиткеч! Әлеге стартка әзерләнеп бетүемә шат, бу җиңү миңа биредәге башка стартларга өстәмә ышаныч өстәячәк. Эшлиның әзерлеге дә шәп, шуңа күрә дистанциядә вакытта аның миңа җитди каршылык күрсәтәчәген белдем", - диде  Пикок журналистларга. Якшәмбе көнне Пикок 800 метрга ирекле стильдә беренчел йөзүләрдә катнашачак.

 

"Р-Спорт", 13 июль 2013 ел