2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Байдарка һәм каноэларда ишү. Ярыш көненә анонс

15 июльдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 200 һәм 400метрга байдарка һәм каноэларда ялгыз , ике һәм дүрт ишкәкле ярышларның финалы узачак. Бу көнне җәмгысе 18 медаль комплекы уйнатыла.

Финал ярышларына   Италия, Польша, Испания, Австралия, Чехия, Россия, Венгрия, Беларуссия, Казахстан, Бразилия, Кыргызстан, Литва, Словакия, Португалия, Үзбәкстан, Көньяк Корея һәм Молдавия спортчылары үтте.

 Исегезгә төшерәбез, 14 июльдә ишкәкчеләр арасында 6 медаль  комплекты уйнатылды

1000 метрга байдаркаларда ялгыз ишү ярышларында беренче урынны      Португалия спорчысы  Фернандо Пимента яулады. Көмешкә    бразилияле Алех Юрени лаек булды, бронзаны Польша спортчысы Рафаль Росольски алып китте.

  Каноэда 1000 метрга ялгыз ишү ярышы Венгрия спортчысы Тамас Киссның җиңүе белән тәмамланды. Көмеш медальне   Казахстаннан Сергей Емельянов   яулады, ә өченче урынга россияле ишкәкче Илья Штокалов чыкты.

Ике ишкәкле байдаркада  ир-атлар арасында 1000 метрга ишү Польша дуэты җиңүе белән тәмамланды. Россия ишкәкчеләре  – Виталий Юрченко һәм Василий Погребан көмеш медаль хуҗалары булды. Лидерлар өчлеген Венгрия спортчылары пары йомгаклады.

 Ике ишкәкле каноэда 1000 метрга йөзүдә Россия спортчылары пары беренчелекне яулады.Икенче булып Чехия, ә өченче Польша спортчылары килде.

  Дүрт ишкәкле  байдаркада 1000 метрга йөзүдә өченче урынны  Венгрия һәм Беларусь спортчылары бүлеште , Польша икенче урынны яулады. Әлеге дисциплинада алтын медальне Россия алды.

   Дүрт ишкәкле  каноэда узышу ярышлары Украина командасы җиңүе белән төгәлләнде.  Россия җыелмасы икенче урында, призерларның өченчесе польшалылар иде.

Байдаркаларда һәм каноэда ишү ярышларына  29 илдән 315 спортчы гариза биргән иде.

 

 

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты