2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кохей Ямамото - 800 метрга йөзүдә беренче, Куликов - бишенче

Япония спортчысы Кохей Ямамото 800 метрга ирекле стиль белән йөзү ярышларында Универсиаданың алтын медален яулады.

Финал ярышларында Ямамото әлеге дистанцияне 7 минут 49,96 секунд эчендә үтте. Көмеш медальгә Украина вәкиле Сергей Фролов (7.51,02), һәм бронзага канадалы Эрик Уильям Хедлин (7.53,78) ия булды. Россия спортчысы Евгений Куликов әлеге узышта бишенче нәтиҗәне күрсәтте 7.56,78, тагын бер россияле Евгений Елисеев (8.04,05) сигезенче урында.

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел