2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Морозов 100 м га ирекле стильдә йөзүдә Универсиада алтынын яулады, Лобинцев – көмеш медаль алды

Россия йөзүчеләре Владимир Морозов һәм Никита Лобинцев Казандагы Универсиадада 100 метрга ирекле стильдә йөзүдә алтын һәм көмеш медальләрне яулап алдылар.

Big_224359220130714-27274-1ungcfa

Универсиада. 9нче көн. Йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Морозов дистанцияне 47,62 секундта узып җиңүче булды, аның результаты Универсиада рекордын яңартты. Лобинцев икенче килде (48,54), бронза медаль итальян Микеле Сантуччига (49,30) эләкте.

Казанда Универсиада 17 июльдә тәмамлана.

 

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел