2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Зуева 50 метрга аркада йөзүдә Универсиаданың финал бәйгесенә үтте

Россияле Анастасия Зуева 50 метрга аркада йөзүдә Казандагы Универсиаданың финал бәйгесенә үтте.

Зуева дистанцияне 28,39 секундта үтте һәм ике ярымфинал нәтиҗәләре буенча икенче урын алды. Белоруссия вәкиле Александра Герасименя (28,35) финалга иң яхшы вакыт белән чыкты. Россиянең тагын бер вәкиле Мария Громова (29,35) финал бәйгесенә үтә алмады.

Бу дисциплинада финал узышлар дүшәмбе көнне булачак.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел