2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ефимовага Универсиада финалында җиңәргә җанатарлары ярдәм иткән

Россия спортчысы Юлия Ефимова Казандагы Универсиада финалында 200 метрга брасс стиле белән йөзәргә җанатарлары ярдәм итүен белдерде.

Big_224226020130713-2976-10mibtp

Универсиада. 8нче көн. Йөзү © РИА Новости/Александр Вильф

Якшәмбе көнне Ефимова студентлар Уеннарында 200 метрга йөзүдә икенче алтынын отты. Моңарчы ул ике тапкырга кыскарак дистанциядә җиңгән иде.

"Мин тырыштым, барысы да әйбәт. Әлеге дистанция, 100 метрга караганда, катлаулырак. Тиз йөзәргә теләмәдем. Чөнки алда дөнья чемпионаты көтә. Җанатарлар булышты. Тирә-юнеңдә шул кадәр көчле тавышлы хуплаулар ишетелгәндә, ничек инде тизрәк йөзмичә түзәсең. Шуңа күрә, Дөнья чемпионатында һәм Олимпиадада да шундый ук көчле алкышларыгызны һәм хуплауларыгызны көтәм,” – диде Ефимова.

Дистанциянең беренче яртысында йөзүче кыз көндәшләреннән калыша барган. "Миннән артык алга китмәүләрен караштыргаладым. Алга карарга тырыштым. Ничек йөзәргә кирәклеген белдем һәм шулай йөздем дә,” – дип өстәде Ефимова.

Спортчы брасс стиле белән 50 метрга йөзү ярышында һәм 4х100 метрга катнаш эстафетада катнашачак.

 

"Р-Спорт", 14 июль 2013 ел