2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Антипкин: "Япония волейболчылары Россия белән матчта яхшы уен күрсәтте”

Япония волейболчылары Универсиаданың ярымфинал матчында Россия җыелмасы белән уенны яхшы алып барды, ди Россия спортчысы Сергей Антипкин.

Big_224376220130714-31139-12prmy3

Универсиада. 9нчы көн. Волейбол © РИА Новости/Владимир Песня

Россия җыелмасы якшәмбе көнне узган ярымфиналда Япония спортчыларын 3-1 исәбе белән җиңде. Йомгаклау матчында Россиялеләр Польша вәкилләре белән уйнаячак, алар исә Украина спортчыларын җиңгән иде.

“Япония вәкилләре дә волейболны беренче көн уйнамый. Алар яхшы уен күрсәтте, өченче партиядә менә дигән итеп уйнадылар. Диагональләре бик яхшы. Гомумән, яхшы волейбол булды. Алар бары тик беренче ике партиядә артык борчылдылар. Иптәшләр матчында да җиңелделәр, Россиягә каршы ярымфиналда да, мөгаен, тынычлана алмаулары аркасында җиңелгәннәрдер”, - дип белдерде Антипкин. Волейболчы Россия җыелмасының җиңелүдән соң, җыелып, уйнап китә алуын ассызыклады.

“Бәлки без дә нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнбездер. Кайдадыр ялгышсак та, уен барышын үзгәртә алдык. Билгеле, үзең ялгышканда күңелле түгел. Ахырдан җиңә алуыбыз яхшы. Кирәкле моментта бар көчеңне биреп җиңә алу зур осталык инде ул”, - диде волейболчы, Россия җыелмасын финалда көчле команда белән очрашу көтүен ассызыклап.

“Украина белән матч вакытында Польшаны күрдем. Яхшы команда. Һәр компонент һәм амплуада алар стабиль. Диагональ уенчысы яхшы, физик яктан бик көчле. Көрәшәчәкбез”,- дип йомгаклады Антипкин.

«Р-Спорт», 1 июль 2013 ел