2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - 2013 командасы

Home_thumbnail_photo_3
Kazan Volunteers командасы дзюдо буенча дөнья чемпионатында стажировкага кереште
22.08.2014  17:57

Казаннан 10 бәхетле зат “яз-җәй 2014” спорт сезоны нәтиҗәләре буенча волонтерлар өчен “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО тарафыннан оештырылган чираттагы стажировкада катнашу хокукын алдылар. Бу юлы Казан волонтерлары Чиләбегә – Көньяк Урал башкаласына юл алдылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_2109
"Казан 2013" волонтерлары Универсиада вәкиле белән хезмәттәшлек итүләрен дәвам итәләр
10.01.2014  09:45 Фотоальбомны карарга

Казан халкы һәм кунаклары өчен "Су кызы һәм пиратлар хәзинәсе" дип аталган судагы уникаль тамаша Яңа елга менә дигән бүләк булды. Аны өч тапкыр олимпия чемпионы, Казандагы 2013 елгы Универсиада илчесе Мария Киселева җитәкчелегендәге иҗат төркеме әзерләде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image_(2)
«Казан 2013» волонтерлары янә рәхмәтләр кабул итә
15.11.2013  18:19 Фотоальбомны карарга

Дүрт ай узгач та Уеннарның оештыру комитеты үзенең күп санлы партнерларына рәхмәт өләшүдән туктамый: 15 ноябрьдә Мәскәүдә «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләренең М.А.Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университеты җитәкчелеге һәм XXVII Бѳтендѳнья җәйге Универсиаданың волонтер студентлары белән тантаналы очрашуы узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_0394
«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировкаларын уңышлы төгәлләде
30.10.2013  14:30 Фотоальбомны карарга

29 октябрьдә «Казан 2013» волонтерлык хәрәкәтенең 35 активисты Төньяк башкала — Санкт-Петербургтан Казанга кайтты. Алар анда Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировка үтте. Казан волонтерлары командасы 12 көн дәвамында коллегалары — бөтен Россиядән җыелган ирекле ярдәмчеләр белән белемнәрен уртаклашты һәм әлбәттә, чираттагы зур халыкара спорт чарасында яңа тәҗрибә дә туплады.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_лого_волонтеров
«Казан 2013» волонтерлары яшүсмерләр арасында 2014 елгы Европа чемпионатына сайлап алу ярышларын оештыруда булыша
11.10.2013  16:39

10 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Казанда 19 яшькә кадәрге яшүсмерләр җыелма командалары арасында футбол буенча 2014 елгы Европа чемпионатына беренче сайлап алу раунды турниры бара.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_wcg_2
"Казан 2013" волонтерлары тәҗрибәсе Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннарын оештыруда ярдәм итәчәк
07.10.2013  17:38 Фотоальбомны карарга

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном җәмгыятенең волонтерлар белән эшләү департаменты командасы ике атна дәвамында Санкт-Петербургта эшли, анда 18 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Бөтендөнья көрәш сәнгате Уеннары узачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1167
Универсиада медальләре җыелмасы ТР Милли музеена тапшырылды
25.09.2013  16:48 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Татарстанның берьюлы ике музееның коллекцияләре Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннары тарихыннан эксклюзив экспонатлар белән тулыландырылды. Дөньяның 160 иленнән килгән спортчылар өчен иң зур кыйммәтләрдән булган медальләрнең тулы комплекты хәзер Казан Универсиадасына багышланган күргәзмәләрдә төп урыннарның берсен биләячәк. Экспонатларны тапшыру тантанасы Татарстан Республикасының Милли музеенда һәм ТР Спорт музеенда узды. Аларда “Казан 2013” Башкарма дирекциясенең генераль директоры урынбасары — аппарат җитәкчесе Лариса Сулима катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0488
Универсиада музее сине көтә!
23.09.2013  14:40 Фотоальбомны карарга

Казандагы Универсиада музеен хәзер теләге булган һәркем килеп карый ала.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0551
Казан волонтер-медикларга рәхмәт белдерә
20.09.2013  17:49 Фотоальбомны карарга

Казан Дәүләт медицина университетының Галимнәр советы утырышында Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы оештыру һәм уздыруга искиткеч зур өлеш керткән волонтер-медиклар остазларына рәхмәт хатлары тапшырылды. Утырыш кысаларында рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән Уеннарда үз теләге белән катнашучы 25 куратор бүләкләнде. Рәхмәт сүзләрен аларга "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" генераль директоры урынбасары - Аппарат җитәкчесе Лариса Сулима җиткерде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_9963
Киләчәккә йөз тоткан проект: “Сәламәтлек өчен уеннар. Тормыш өчен уеннар”
19.09.2013  16:29 Фотоальбомны карарга

2 айдан артык элегрәк Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ябылу тантанасының соңгы аккордлары яңгыраган иде, ләкин Уеннарга йомгак ясау алда әле. Бу җәйнең төп спорт вакыйгасы анда катнашучыларны һәм кунакларны программаның искиткеч күптөрлелеге белән сөендерде. “Сәламәтлек өчен уеннар. Тормыш өчен уеннар” проекты аның бер өлеше булды. Бу проект Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары ярдәмендә БМОның ВИЧ/СПИД (ЮНЭЙДС) буенча Берләштерелгән программасы вәкилләре, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе һәм “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган фондының уртак тырышлыгы белән тормышка ашырылды.

Тулысынча укырга