2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Казан

Home_thumbnail_img_9817
Mega. Game over.
13.07.2013  17:36

Кичә Мега сәүдә үзәгендә волонтерлар кичәсе кысаларында Мосигра компаниясеннән өстәл уеннары кичәсе узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_3572
Илсур Метшин: «Атлетларның тырышлыгы һичшиксез матди яктан ныгытып куелырга тиеш»
13.07.2013  16:55

«Атлетларның тырышлыгы һичшиксез матди яктан ныгытып куелырга тиеш. Безнең спортчыларыбыз өч дәрәҗәдәге финанс ярдәме алачак — федераль үзәктән, республикадан һәм шәһәрдән”, — дип билгеләп узды Илсур Метшин.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1960
Илсур Метшин: «Универсиада белән кызыксыну көткәннән дә артыграк булды
13.07.2013  16:50

Казанлыларның һәм Казан кунакларының, шулай ук матбугат хезмәткәрләренең 2013 елгы Универсиада белән кызыксынулары оештыручылар көткәннән дә артыграк булып китте. Бу хакта кичә 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүләр буенча хатын-кызлар ярышларын карарга килгән Казан мэры Илсур Метшин әйтте.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0322_(1024x681)
Казанда инфоматлар системасы аша Универсиада ярышларына 4 мең билет сатылган
12.07.2013  21:01

Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ярышларына билетлар сату буенча 169 инфомат урнаштырылды. Бүгенгә алар аркылы ярышларга 4 меңнән артык билет сатылган.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_megafon_logo
Универсиада объектларында “МегаФон” компаниясе югары сыйфатлы элемтә белән тәэмин итте
12.07.2013  20:09

“МегаФон” компаниясе Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының Генерель партнерларының берсе булды. Компания күрсәткечләре буенча, бу көннәрдә ярышлар уза торган спорт объектларында тавышларны уңышлы тоташтыру уртача 99 процент тәшкил итә (Россия законнары белән билгеләнгән норма 97 процент).

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_8918
Казанда спорт бүләкләре тарихын тәкъдим иттеләр
12.07.2013  19:32 Фотоальбомны карарга

Казанда Татарстан Республикасы Милли музеенда «Спортивное золото Татарстана» – “Татарстанның спорт алтыны” дип исемләнгән уникаль күргәзмә уза.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Эльмира_Калимуллина__(1)
Эльмира Кәлимуллина Казанда волонтерлар белән очрашты
12.07.2013  18:43

МЕГА сәүдә үзәгендә волонтерлар өчен күңел ачу мәйданчыгы эше кысаларында Универсиада илчеләре белән очрашулар дәвам итә. 11 июльдә чираттагы кунак булып җырчы, Беренче канал оештырган “Тавыш” проекты финалисты, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина килде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_12_11_1
Укумы, спортмы? Спортчылар, волонтерлар һәм студентлар ике эшне берләштерә алган
11.07.2013  16:06

Универсиада Уеннарына әзерлек бөтен кешенең дә шактый вакытын алды. Бу халыкара мероприятиенең төп катнашучылары студентлар булганлыктан, аларга уку һәм ярышларга әзерләнүне берләштерү бигрәк тә кыен булгандыр. Уеннар оештыруда шулай ук абитуриентлар да катнаша, алар өстендә исә ике зур бурыч: вузга укырга керү һәм Универсиада дәрәҗәсен югарыда тотып тору.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_img_9817
Волонтерлар өчен МЕГА кичәләр
11.07.2013  15:52

2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрү өчен төрле профильдәге 20 мең волонтер эшкә җәлеп ителгән. Алар арасында техник хезмәткәрләрдән алып чит ил командаларының атташеларына кадәр төрле кешеләр бар. Аларга халыкара күләмдәге чарада катнашу – үз көчләрен яңа сыйфатта сынап карау мөмкинлеге дә, башка регионнардан һәм илләрдән яңа танышлар һәм дуслар табу да.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_a4db352f04e16a24d0a3ce97475a6af8.kazan
Шәһәр транспортында бушлай йөрү
11.07.2013  15:41

Универсиада уздыру вакытына оештыручылар гражданнарның билгеле бер категорияләренә, аерым алаганда, студентлар Уеннарына аккредитацияләнгән затларга, җәмәгать транспортында түләүсез йөрүне тәэмин иттеләр. Шулай ук ташламалы юл йөрүгә ярыш уздыру көненә билеты булган тамашачылар да мондый хокукки ия. Бер транспорт чарасында бары тик шундый түләүсез йөри торган гражданнар гына җыелган очраклар да була. Транспортта түләүсез йөрү хокукы булу гражданнарны билгеле инде сөендерә, әмма транспорт хезмәтләре күрсәтүчеләр һәм шәһәр халкы моңа ничек карый соң?

Тулысынча укырга