Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага яшьләрне тартуга юнәлтелгән өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
2011 елның февралендә Уеннарның парнерлары сыйфатында коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү буенча актив эш башлап җибәрелде. Бүгенге көндә «Казан 2013» Башкарма дирекциясе белән «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе, «Созвездие-Йолдызлык» Яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте, «Мисс Татарстан» иҗтимагый үзәге, «ТР Яшьләр үзәге» Дәүләт учреждениясе, «Бердәм Россия яшьләр гвардиясе», «ТР Сәнагать предприятиеләре яшьләре» иҗтимагый оешмасы, New Media Яшьләр мәгълүмат агентлыгы, «Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге» Дәүләт учреждениясе, Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, Татарстан Республикасы махсус урта белем бирү уку йортлары директорлар советы, «Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы» иҗтимагый берләшмәләр ассоциациясе, Россия Яшьләр союзы, «Санкт-Петербург вузлары ректорлары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы хезмәттәшлек итә.
Казан шәһәренең Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе – студентларның яшьләр иҗтимагый оешмасы. Оешма Казан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентларын һәм аспирантларны берләштерә. Ассоциациянең эшчәнлеге әгъзаләренең тигез хокуклы булуына, җитәкчелекнең коллегиягә корылуына нигезләнгән. Шунысы да игътибарга лаек – оешмада барлык карарлар да гомуми тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителә. Укырга
Татарстан Республикасының «Буревестник» яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм республиканың югары уку йортлары активистлары тарафыннан 2000 елда булдырылды. Укырга
«Студентлар лигасы» – 1996 елдан бирле Татарстан Республикасының иң эре 23 югары уку йортын, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Алабуга һәм башка шәһәрләрдә белем алучы йөз меңнән артык студентны бер канат астына җыеп тота торган төбәк иҗтимагый оешмасы. Бүген Студентлар лигасы Татарстан гына түгел, Россиянең дә яшьләр сәясәтен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Оешманың төп максаты – Татарстан Республикасы студентларының мәнфәгатьләрен кайгырту һәм хокукларын яклау. Укырга
Россиядәге яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы (Милли Совет) – балалар һәм яшьләр оешмаларын координацияләү һәм аларга консультация хезмәте күрсәтү максатыннан оештырылган иҗтимагый оешмалар ассоциациясе. Укырга
Россия яшьләр берлеге – Россиядәге иң күпсанлы һәм сәяси булмаган яшьләр оешмасы. Оешманың эшчәнлеге яшь буын вәкилләренә тормышта үз-үзләрен табарга, үз урыннарын булдырырга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Укырга
«Татарстан Миссы» нәфислек һәм матурлык фестивальләрен, шул исәптән, «Татарстан Миссы», «Татарстанның Мини-миссы» һ.б. республика конкурсларын оештыру белән шөгыльләнә. Укырга
Оешма эшчәнлеге сәләтле яшьләрне билгеләүгә һәм аларга ярдәм күрсәтүгә, яшь буынга гражданлык һәм патриотик тәбрия бирүгә, оештыру күнекмәләрен формалаштыруга, яшьләрнең рухи үсеше һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлекне ныгытуга, яшьләрне иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итеп алар арасында социаль-негатив күренешләрне булдырмауга юнәлдерелгән. Укырга