2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Аэрофлот – Россия һава юллары» ААҖ

«Аэрофлот» ААҖ – 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми партнеры һәм рәсми авиайөртүчесе. 2013 елгы Универсиада Башкарма дирекциясе белән килешү нигезендә «Аэрофлот» спортчыларны, хөкемдарларны, оештыручыларны һәм башка катнашучыларны һава юллары аша йөртү белән шөгыльләнәчәк. Авиакомпания «Мәскәү – Казан – Мәскәү» маршруты буенча пассажирлар йөртү белән инде 2010 елдан ук шөгыльләнә. Бүген Airbus A320 һәм Sukhoi SuperJet-100 очкычларында көн саен өчәр рейс башкарыла. Универсиада уңаеннан бу юнәлеш буенча рейслар санын арттыру планлаштырыла. «Аэрофлот» Универсиадага әзерләнү эшенә Партнерлык турында рәсми килешү төзелгәнче үк кереште: компаниянең очкычларында Казанда узачак мөһим спорт вакыйгасы турында видеоматериаллар күрсәтелеп тора.

«Аэрофлот» ААҖ – Россия гражданнар авиациясе өлкәсендә әйдәп баручы оешма. 2013 елда дөньяда иң өлкән авиакомпания һәм Россиянең халыкка иң билгеле бренды 90 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүген оешманың стратегиясе 2025 елга «Аэрофлот» компанияләр төркемен дөньяның топ-25 авиакомпанияләре арасына кертүне төп максат итеп куя.
Россиядә һава юллары аша пассажирлар һәм товарлар йөртү базарында «Аэрофлот» халыкара маршрутларда да, эчке һава юлларында да әйдәп бара. 2012 ел дәвамында компания 18 миллионлап пассажирга хезмәт күрсәтергә исәпли. Компаниянең «Кыш 2012/2013» расписаниесендә даими рейслар саны 51 илнең 118 ноктасына тәшкил итә (шуларның 31е – Россиядә). Авиакомпания Мәскәүдәге «Шереметьево» халыкара аэропортында эшли. Аның тагын Санкт-Петербургта, Калининград һәм Владивостокта өч филиалы бар. Маршрутлар челтәре дөньяның 187 илендә 1 мең пункт тәшкил иткән SkyTeam глобаль авиация альянсы әгъзасы. «Аэрофлот» Европада иң яшь һәм заманча очкычлар паркына ия.
«Аэрофлот» иминлек саклауның иң югары халыкара стандартларына туры килә. Һава транспорты халыкара ассоциациясенең (IOSA – IATA Operational Safety Audit) операцион иминлек аудиты нәтиҗәләре буенча компания Россия авиакомпанияләре арасында иң беренче булып IOSA операторлары реестрына кертелә. 2011 елгы аудит бу сертификатны дүртенче тапкыр раслый. Шулай ук ISAGO (IATA Safety Audit for Ground Operations) җирдә хезмәт күрсәтүнең эксплуатация иминлеге аудиты да үткәрелә.
«Аэрофлот» спортка, шул исәптән, Олимпия хәрәкәтенә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтеп килә. Компания – 2014 елда Сочида узачак XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарының «Пассажир авиайөртүләре» категориясендә генераль партнеры. «Аэрофлот» – ЦСКА профессиональ футбол клубының генераль спонсоры.
Компания турында тулырак мәгълүматны www.aeroflot.ru сайтында табып була.