“Спортмастер” бүгенге көндә Россия һәм БДБ илләрендә спорт базарында лидер булып саналган, Көнчыгыш Европада бер исемдәге 300дән артык спорт супермаркетлар һәм гипермаркетлар челтәре булган эре компанияләр группасы.
“Спортмастер” компанияләр группасы әйдәп баручы европа спорт ритейлерлары һәм «Top 12» дөньякүләм ваклап сату челтәрләре өчлегенә керә.
“Спортмастер” – бүгенге көндә нәтиҗәле эшләүче, үсеш кичерүче, халыкара масштабта көндәшлеккә ия, инноватив һәм технологик, интернациональ компания.
Ел әйләнәсендә компания кибетләрендә 120 миллионнан артык кеше була, россиялеләр “Спорт кибетләре” категориясендә “Спортмастер” брендын тиз таныйлар.
2012 елда “Спортмастер” Сочи 2014 Оештыру комитеты беллән лицензияле килешүләр төзеде, шуның нигезендә ул олимпиада символикасы төшерелгән продукция җитештерү хокукына ия булды һәм Сочи 2014 ваклап сату Рәсми операторы статусы алды.
Кибетләрдәге ассортимент спорт товарларының төп группасын үз эченә ала һәм сатып алучыларга бөтен дөньяга танылган брендларның югары сыйфатлы продукциясен – кием-салым, аяк киемнәре, спорт инвентарьлары, өй өчен һәм профессиональ спорт тренажерлары, россия шартларына яраклаштырылган ял итү өчен товарлар тәкъдим итә.
“Спортмастер” Россия шартларына яраклашкан һәм мондагы сатып алучыларның күңеленә хуш килә торган үз сәүдә маркалары товарларын җитештерүне үстерү өстендә эшли. Моның өчен Компаниядә Россия базары үзенчәлекләрен исәпкә алып махсуслашкан модельләр эшләү үзәге булдырылды. Халыкара кооперацияләр нигезендә (Россия эшкәртүендә) эшләнгән товарлар бәясе буенча массакүләм Россия кулланучыларының күңеленә күбрәк хуш килә һәм әкеренләп танылган кыйммәтле брендларның продукциясен әйләнештән кысырыклап чыгара.
Россия өчен уникаль булган проект, ягъни яңа форматтагы кибетләр челтәре – спорт гипермаркеты ачу аеруча роль уйный. Аның төп өстенлеге - клиентлар өчен шартлар тудыру, бүтән кибетләрдәгедән киңрәк өстәмә сервислар һәм хезмәтләр кертү, кыйммәт булмаган бәядәге товарлар ассортименты.
“Спортмастер”ның көндәшлектәге өстенлекләре - ваклап сату һәм дистрибуцион бизнеста синергетик эффектны куллануда һәм сәүдә бизнесына ярдәм итүгә эшләүче сервис һәм тәэмин итү компанияләрен үстерүдә. Компания логистик инфраструктураны үстерүгә бигрәк тә зур игътибар бирә.
Бу - “Спортмастер” кулланучылар өчен сыйфат һәм бәя ягыннан да канәгать калырлык товарлар сайлап алу мөмкинлеге тудыра дигән сүз.
Компаниядә клиентлар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Сатуда булганган бөтен товарлар да сәүдә залына куела. Тәҗрибәле сатучы-консультантлар товарлар һәм сәүдә маркалары турында сөйләргә, кирәкле әйберне сайларга булышырга һәрвакыт әзер.
“Спортмастер” компанияләр группасы – Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы рәсми тәэмин итүчесе һәм лицензиаты.