2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Technogym. The Wellness Company

Wellness концепциясе даими физик активлыкны, дөрес туклануны, күтәренке кәефне күз алдында тота. TECHNOGYM инде 30 елдан артык әлеге идеалларны алга сөрә. Total Wellness Solution инновацияләре TECHNOGYMны бүтән велнесс-компанияләр арасында аерып тора. Бренд фәлсәфәсе бизнес мәнфәгатьләрен алга сөрүгә һәм социаль җаваплылыкка корылган.

1983 елда Technogym SpA компаниясенә нигез салучы Нерио Алессандри беренче тренажерны үз гаражында төзи. Ул вакытта аңа 22 яшь була. Соңрак Неерио Италиядә иң яшь Cavaliere del Lavoro ордены кавалеры була, ә компания дан-шөһрәткә ирешә. 2003 елда Ernst & Young компаниясе Алессандрины Италиянең иң яхшы эшмәкәре дип таный. Өч ел рәттән компания иң яхшы эш белән тәэмин итүче булып санала һәм Европада иң яхшы эш шартлары тудыручы буларак гран-прига лаек була.

Бүген TECHNOGYM велнесс һәм фитнес өлкәсендә дөньякүләм лидер булып санала. Компаниянең Европадагы, АКШтагы, Азиядәге, Австралиядәге һәм Урта Көнчыгыштагы 14 филиалында барлыгы 2200 хезмәткәр эшли. Компания продукциясенең 90 процентын 100 илгә экспортка чыгара. 65 меңнән артык велнесс-үзәк, 100 меңнән артык шәхси йорт TECHNOGYM тренажерлары белән җиһазланган.

Тикшеренү һәм инновацияләр – TECHNOGYMның төп асылы. Җиһазларның сыйфатлы һәм ышанычлы булуы белән рәттән аның дизайны да уңай яктан аерылып тора. Продукциянең заманча дизайны өчен компания берничә тапкыр халыкара бүләкләргә ия булды. Аларның берсе – дизайнның югары сыйфатлы булуы, форма һәм функциональлектәге инновацияләр өчен бирелгән Red Dot Design Award премиясе.

TECHNOGYM компаниясе бизнес өчен дә, шәхси клиентлар өчен дә Total Wellness Solution булдыру өчен җиһазлар, программалар тәкъдим итә. TECHNOGYM базарның бик күп тармакларын колачлый, ул – фитнес-клублар, шәхси йортлар, кунакханәләр, спа-салоннар, тернәкләндерү үзәкләре, корпоратив тренажерлар заллары, махсус бүлекчәләр әзерләү үзәкләре, хәрби хезмәткәрләр өчен тренировка базалары, ял үзәкләре, университетлар һәм спорт клублары.

«Формула 1» дән Ferrari пилотлары, Juventus, Inter, Milan, Ajax, Real Madrid и Liverpool футбол клублары уенчылары инде бик күп еллар TECHNOGYM ярдәмендә әзерләнәләр. Компания дүрт Олимпиада Уенының рәсми тәэмин итүчесе булды - Сиднейда (2000), Афинада (2004), Туринда (2006) һәм Пекинда (2008). TECHNOGYM шулай ук Лондондагы 2012 елгы Олимпиада Уеннарының да рәсми тәэмин итүчесе булды, анда компания 12 мең спортчы өчен 20 дән артык тренажерлар залын җиһазлады.

Компания Россия базарында инде 10 елдан артык эшли, шул вакыт эчендә 140тан артык дөньяның иң яхшы кунакханәләре фитнес-клубларын, велнесс-үзәкләрен  компания җитештергән җиһазлар урнаштырган, шулай ук, 30дан артык сәламәтлек саклау объектлары, 20 профессиональ спорт объектлары җиһазланган. Дөньяда ТЕХНОДЖИМның 9 кибете ачылды, аларның өчесе – Россиядә. Моны җиһазларны үз итүчеләрнең көннән-көн артуы белән аңлатып була.

Элемтә өчен:
телефон: +7 495 933 38 36
факс: +7 495 933 38 34
e-mail: marketingmoscow@technogym.com
интернет-сайт: www.technogym.com