«МегаФон» компаниясе беренчеләрдән булып Казанда 2013 елда үтәчәк Универсиаданың генераль партнеры булды. 2010 елда Универсиадага әзерләнү кысаларында ТР Премьер-министры, Казанда узачак Универсиаданың Оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнехановның, «МегаФон» ААҖ генераль директоры Сергей Солдатенковның һәм «2013 елгы Универсиада» башкарма комитеты генераль директоры Владимир Леоновның үзара очрашуы узды. Очрашу нәтиҗәсендә төзелгән килешү нигезендә МегаФон «Генераль партнер. 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың рәсми мобиль операторы» статусын алды.
«Универсиада – массалыгы буенча Олимпия уеннарыннан гына калышучы студентларның бөтендөнья спорт ярышлары. Уеннар тарихында Универсиада Россиядә бер генә тапкыр – 1973 елның җәендә Мәскәүдә уза. Татарстан Республикасы өчен Универсиаданы үзендә кабул итү – зур горурлык», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Универсиада кебек масштаблы спорт чаралары – ил дәрәҗәсе. Ул россиялеләрне берләштерүче идея. Шуңа да без күп еллар дәвамында Россия спортына теләктәшлек күрсәтәбез. 2009 елда МегаФон 2014 елда Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары һәм Кышкы Паралимпия уеннарының Генераль партнерына әверелде. Бүген без Универсиада буенча килешү төзедек. «Рәсми мобиль оператор» статусы – күрсәтелә торган элемтә хезмәтенең сыйфаты өчен зур җаваплылык. Без Универсиада катнашучылары һәм кунаклары өчен иң алдынгы, инновацион технологияләрдән файдалану мөмкинлеген тудырачакбыз» - диде Сергей Солдатенков.
2013 елгы Универсиаданың генераль партнеры буларак, «МегаФон»ның төп максаты – инфраструктура әзерләү һәм Уеннарга әзерләнү һәм уздыру вакытында тиешле сыйфаттагы өзлексез элемтә булдыру. Бу мәсьәләне хәл итү максаты белән ясалган беренче адым - «Универсиада» тариф планы. Бу тариф кысаларында республика эчендә һәм бөтен Россия буенча аралашуга юнәлдерелгән хезмәтләр җыелмасын тәкъдим ителә. Яңа тариф планыннан беренче файдаланучылар – Татарстан югары уку йортлары студентлары, шулай ук спортчылар һәм Универсиада алдыннан үткәрелүче беренчел спорт чараларында катнашучылар. Бүген әлеге тарифтан 137 000 татарстанлы файдалана. 2011 елда Универсиада Дирекциясе белән берлектә 8 800 550 2013 бушлай мәгълүмат линиясе булдырылды. Шулай ук Универсиада яңалыкларына мобиль язылу хезмәтеннән дә файдаланырга мөмкин.
Бүген оператор Казандагы челтәренең сыйдырышлылыгын зурайту һәм Универсиада спорт корылмаларында мобиль элемтә сыйфатын арттыру белән шөгыльләнә. Оператор һава торышын хәбәр итүче «МетеоФон» станцияләре пилот проектын эшләп җибәрде. Әлеге һава торышы турындагы мәгълүматлар Уеннарда катнашучылар өчен бик файдалы булачак.
Бүген Татарстанда «МегаФон» - төбәктәге иң эре челтәр. Ул 1 500 артык база станциясе булган беренче оператор. Эш барышында беренче чиратта Универсиада корылмаларына игътибар ителә. Универсиада инфраструктурасына кергән 40 корылмада бүген «МегаФон» элемтәсе бар.
Универсиада әзерлек алдыннан компания элемтә линияләрен заманча таләпләргә туры китерү белән шөгыльләнә. Бүген Универсиада кунакларына һәм Уеннарда катнашучыларга элемтәдә ниндидер гадәттән тыш хәлләр килеп чыгар, дип борчылмасалар да була. Алар элемтәдә һәм Интернетка керүдә проблемалар килеп чыгудан иминиятләнгән. Шулай ук «МегаФон» 2013 елгы Универсиада вакытында видео трансляцияләр алып бару буенча резерв оператор булып санала.
Генераль партнер статусы компаниягә аеруча җаваплылык өсти. Бүген «МегаФон» әлеге җаваплылыкны тулысынча аңлый һәм Уеннарны истә калдырырлык, онытылмаслык итеп үткәрү өчен барысын да эшли.
Белешмә
«МегаФон» ААҖ 2002 елның маенда оештырыла. «МегаФон» Россиянең бөтен төбәкләрендә элемтә челтәрләре булган беренче һәм бердәнбер оператор. Компания һәм аның филиал оешмаларының Россия төбәкләрендә, Абхазия, Көньяк Осетия һәм Таҗикстан Республикаларында эшләү өчен бөтен лицензияләре бар.
Бүген компаниянең абонентлары саны 63 миллионнан артык.
«МегаФон» Россиядә беренчеләрдән булып коммерцияле куллану өчен 3G челтәрен гамәлгә кертә һәм бүген мобиль Интернет буенча илдә беренчелекне биләп тора.
Актив абүнәчеләр саны буенча оешма Россиядә икенче урында.
2009 елда МегаФон 2014 елда Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннарының Генераль партнеры булды. 2010 елда оешма 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың генераль партнеры булды.
Компанияне үстерүнең 2012-2013 елга төп юнәлешләре - 3G, 4G челтәрләрен үстерү, мәгълүматларны эшкәртү үзәге һәм шәхси ваклап сату челтәре булдыру.