2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«АК БАРС» Банк ААҖ

 «АК БАРС» Банкы — 2013 елгы Универсиаданың Рәсми банкы.

«2013 елда Казанда үтәчәк XVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе» һәм «АК БАРС» Банкы арасында партнерлык турында килешү төзелде. Әлеге килешү нигезендә «АК БАРС» БАНК ААҖ 2013 елгы Универсиаданың Рәсми банкы һәм банк хезмәте белән Рәсми тәэмин итүче статусына лаек булды. Банк, Спорт ярышларының Генераль партнеры буларак, беренче нәүбәттә,  Универсиада корылмаларында түләү инфраструктурасын (банкоматлар һәм инфокиосклар) оештыру, Универсиадага багышлап кыйммәтле акча тәңкәләре чыгару, Уеннарның аккредитация программасын тормышка ашыруда хезмәттәшлек күрсәтү, волонтер картасы һәм Универсиада кунаклары, катнашучылар һәм журналистлар өчен күпхезмәтле банк картасын чыгаруны үз өстенә алды.

2013 елда Казанда үтәчәк Бөтендөнья җәйге Универсиаданың  Генераль партнеры статусы «АК БАРС» Банкының илебездәге иң  эре кредит оешмаларының берсе булуын раслый. Әлеге абруйлы исемгә ия булып, Банк үзенең алга таба үсеше өчен киң мөмкинлекләре барлыгын һәм Россия спорт инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертүен исбатлый. Нигез салынганнан бирле Банк мәнфәгатьләр гармониясе дигән максатка ирешү өчен, клиентларга уңайлы шартлардагы заманча хезмәт күрсәтә, алар белән тигез хокуклы эшлекле мөнәсәбәтләр һәм икеяклап отышлы хезмәттәшлек урнаштыра. Студентлар уеннарында катнашучылар өчен дә «АК БАРС» Банкы югары дәрәҗәдәге шартлар һәм уңайлыклар тудыруга зур көч куячак.

Белешмә

Рәсми сайты

«АК БАРС» Акционерлык коммерция банкы (Ачык  Акционерлык җәмгыяте) Россиянең финанс базарында 1993 елдан бирле уңышлы эшләп килә.

Банк Россия Федерациясендә булган банк лицензияләренең барлык төрләре буенча эшли һәм физик затларга, корпоратив клиентларга 100дән артык банк хезмәте күрсәтә.

Банкның тотрыклы эшчәнлеген 28,2 млрд. сумлык устав капиталы тәэмин итә. 2012 елның 1 гыйнварына банкның шәхси капиталы 35,6 млрд.сум тәшкил итә.

«АК БАРС» Банкының филиаллар челтәре дә актив үсеш ала. Банкның Татарстан Республикасында – 20, Россиянең эре шәһәрләрендә – 23 филиалы һәм 166 өстәмә офисы, 148 операция кассасы, 11 операция офисы һәм касса операциясе күрсәтә торган 1 күчмә пункты эшли.

«АК БАРС» Банкы - Россиядәге иң зур 20 кредит-финанс компанияләренең берсе. Шәхси капитал күләме буенча ул – 17нче, ә активлар размеры буенча 18нче урында.