2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

РОСТЭК-ТрансЛогистика

«РОСТЭК-ТрансЛогистика» ҖЧҖ 2011 елда оешкан.
Предприятиенең төп эшчәнлеге юнәлешләре:
Таможня хезмәте базасының матди-техник базасын булдыру һәм үстерү:
- таможня инфраструктурасы объектларын төзү буенча заказчы функциясен үтәү. Төзелеш проектлары буенча барлык мәсьәләләр, шул исәптән  проект документлары экспертизасын әзерләү буенча да, Федераль хакимият органнары, Федерация субъектлары хакимият органнары һәм җирле администрация органнары белән узара бәйләнештә булу;
- таможня чиген, таможня инфраструктурасы объектларын һәм башка гражданлык һәм социаль объектларны реконструкцияләү һәм комплекслы төзү проектларын тормышка ашыруда катнашу;
Таможня инфраструктурасы объектларына техник хезмәт күрсәтү һәм эксплуатацияләү:
- биналарга, инженерлык корылмаларына һәм коммуникацияләргә техник хезмәт күрсәтү;
-  биналарны, инженерлык челтәрләрен һәм корылмаларын, элемтә чараларын, таможня контроле техник чараларын ремонтлау;
- таможня инфраструктурасы объектларына сезонлы-техник хезмәт күрсәтү;
- бүлмәләрне техник-санитар һәм эстетик нормаларда тоту;
- чиктәш территорияләрне җыештыру һәм төзекләндерү;
. Таможня яны инфраструктурасы һәм түләүле хезмәтләр өлкәсен булдыру һәм үстерү:
- Россия һәм чит юридик һәм физик затларына йөкләрне декларацияләгәндә төрле хезмәтләр күрсәтү; вакытлыча саклау складлары хуҗаларына хезмәт күрсәтү, шулай ук таможня мәсьәләләре буенча мәгълүмати-консультация эшчәнлеге;
- тышкы икътисади эшчәнлек алып баручылар өчен таможня яны инфраструктурасы, шул исәптән таможня йөкләрен эшкәртү комплекслары, таможня терминаллары һәм складлары челтәрләре, кунакханәләр, пошлинасыз сәүдә кибетләре, кертү пунктларында автозаправка һәм ремонт станцияләре, җәмәгать туклануы объектлары һәм башка төрле хезмәтләрне булдыру һәм үстерү;
- Россия Федерациясе таможня эшчәнлеге белән бәйле редакция-матбугат, укыту-белем бирү һәм күргәзмә эшчәнлеген тормышка ашыру, Россиянең ФТХ заказы буенча таможня бланклары, норматив, реклама һәм башка төрле полиграфик продукция эшләү һәм тарату.